
Ул “Терроризмга каршы тору турында” Федераль законны (“Яровая пакеты”) миссионерлык эшчәнлегенә мөнәсәбәтле рәвештә гамәлдә куллану үзенчәлекләренә багышланган иде. Көн тәртибенә “Дини һәм миссионерлык эшчәнлеге алып баруга нәрсә керә?”, “Миссионерлык эшчәнлеген кайда алып барырга мөмкин?”, миссионерлык эшчәнлегендә чит гражданнарының катнашуы дигән һәм башка мәсьәләләр чыгарылган иде.
Владимир Ряховский тыңлаучыларны законнарга бик игътибарлы булырга һәм җаваплы карап эшләргә чакырды. Тыңлаучылар, үз чиратында, дини оешмалар тарафыннан дини әдәбият бастырып чыгаруның, шәхси йортларда гыйбадәт кылу һәм башка сораулар бирде.
Владимир Ряховский сүзләренчә, мөселман берләшмәләре җитәкчеләренә, имамнарга – гомумән, барлык мөселманнарга законнарны белү мөһим. “Кайвакытта хокук саклау органнары ислам вәкилләренә карата “зур” игътибар күрсәтә. Күп очракта хаксызга да. Мөселманнар, башка традицион конфессияләр вәкилләре кебек үк, Россиянең законнарны үтәп яшәүче гражданнары булып тора. Шуңа күрә законнарны белергә кирәк. Бу, законнарга таянып, көч структуралары һәм хакимият вәкилләре белән уртак тел табу өчен зарур”, - диде адвокат.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.