
Закон проектының аңлатма язуыннан күренгәнчә, “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” 1999 елның 14 июлендәге Татарстан Республикасы Законын Федераль законга туры китерү максатыннан әзерләнгән.
2016 елның 20 июлендә «Террорчылыкка каршы тору турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына террорчылыкка каршы торуда һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә өстәмә чаралар билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 6 июлендәге 374 нче Федераль закон үз көченә керде. Әлеге Федераль законның 8 статьясы белән “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” 1997 елның 26 сентябрендәге 125 нче Федераль Законга миссионерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелде. Шуңа бәйле рәвештә “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” 1999 елның 14 июлендәге 2279 нчы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертергә кирәк.
Нәтиҗәдә “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законынының 8, 15 һәм 21 статьяларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләрне исәпкә алган статьялар редакциясе болай яңгырый.
8 статьяның 1,2 пунктлары
1. Россия Федерациясе территориясендә даими һәм законлы нигездә яшәүче гражданнарның бергәләп дин тоту һәм дин тарату өчен төзелгән һәм түбәндәге максатка туры килә торган ирекле берләшүләре Татарстан Республикасында дини берләшмә дип таныла: дин тотуга; гыйбадәтләр кылуга, башка дини йолаларны һәм тантаналарны башкаруга; үз дәвамчыларыңны дингә өйрәтү һәм дини тәрбия бирүгә.
2. Дини берләшмәләр миссионерлык эшчәнлеген “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” 1997 елның 26 сентябрендәге 125 нче Федераль законда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыралар.”
15 статьяның 3 пункты
3. Чит ил дини оешмасы вәкиллеге гыйбадәт кылу эшчәнлеге һәм башка төрле дини эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый, аның исеменнән миссионерлык эшчәнлеге гамәлгә ашырыла алмый һәм аңа “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” 1997 елның 26 сентябрендәге 125 нче Федераль закон белән билгеләнгән дини берләшмә статусы кагылмый.
21 статьяның 3 пункты
3. Дини оешмалар чыгара торган, шулай ук аның исеменнән миссионерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында таратыла торган әдәбият, басма, аудио- һәм видеоматериаллар әлеге дини оешманың тулы рәсми исеме белән тамгаланырга тиеш.”
ТР Дәүләт Советы белән берлектә Римма Гатина.