Татарстан мөфтияте хезмәткәрләре Казан базарларында лекцияләр укуны дәвам итә (ИСЕМЛЕК)

Базар хезмәткәрләре арасында Урта Азия илләреннән килгән кешеләр шактый. Моннан тыш базар хезмәткәрләренә сәүдә-икътисад өлкәсенә караган мәсьәләләрне аңлатачаклар. Традицион ислам принциплары буенча гыйбадәт кылу кагыйдәләрен төшендерәчәкләр.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 13. Фото:dumrt.ru

Бүген мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров башкаланың Вьетнам базары җирлегендә урнашкан намаз бүлмәсендә булды.

Монда чишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә иртәнге сәгать унбердән көндезге сәгать бергә кадәр дәгъвәт бүлеге белгечләре базар хезмәткәрләре өчен ислам буенча көнүзәк темаларга лекцияләр укыячак. Базар хезмәткәрләре арасында Урта Азия илләреннән килгән кешеләр шактый. Моннан тыш базар хезмәткәрләренә сәүдә-икътисад өлкәсенә караган мәсьәләләрне аңлатачаклар. Традицион ислам принциплары буенча гыйбадәт кылу кагыйдәләрен төшендерәчәкләр.

Нияз хәзрәт бүген дин тотучылар белән аралашты, намаз бүлмәсенә яңа Коръән һәм үз-үзеңне намаз бүлмәсендә тоту кагыйдәләрен бүләк итте. Кагыйдәләр ТР мөселманнары Диния нәзрәте тарафыннан эшләнгән.

Мондый лекцияләр “Яңа Тура” технополисында һәм Адоратский урамындагы базар җирлегендәге намаз бүлмәләрендә узачак дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе