Казахстан Республикасының Диннәр һәм гражданнар җәмгыяте эшләре буенча министрлыгы тарафыннан намаз бүлмәләре ачуга карата таләпләр яңадан каралган.
“Дин тотучы гражданнарның сорауларын исәпкә алып, шул ук вакытта дәүләтнең дөньявилык принципларын тәэмин итеп, гыйбадәт йортларыннан читтә дини чараларны уздыру өчен биналарның һәм дини әдәбият тарату өчен махсус стационар бүлмәләрнең урынын билгеләү буенча Инструкциянең яңа редакциясе әзерләнде”, - диелә хәбәрдә.
Инструкциянең принципиаль яңалыгы шунда: элек мондый биналар дәүләт оешмалары һәм учреждениеләреннән 300 метрдан да якынрак урнашырга тиеш булмаган. Хәзер бу тыю бетерелгән.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, мондый таләп заманча торак пунктлары үзенчәлекләренә туры килми. “Инструкциянең яңа редакциясе дини чараларны уздыру өчен бүлмәләрне тимерьюл һәм автовокзалларда, аэропортларда һәм портларда, ягъни кешеләр озак вакыт торырга мәҗбүр булган урыннарда ачуны тыймый. 300 метрдан якын булмаска тиеш дигән чикләү уку йортлары өчен генә калдырылган. Анда да әле бу чикләү дини белем алу оешмаларына кагылмый”, - дип аңлаталар министрлыкта.
Шул ук вакытта намаз бүлмәләрен ачкан вакытта билгеле бер таләпләр үтәлергә тиешлеге искәртелә.
Шулай итеп, дини чараларны уздыру өчен бүлмәләр тәһарәт алу өчен аерым урын (санузел) белән тәэмин ителергә, гомумән алганда, Казахстан Республикасы законнарында каралган санитария-эпидемиология таләпләренә туры килергә тиеш. Әлеге таләпләр гыйбадәт кылганда тиешле шартлар тудыру максатыннан кертелә.
“Гамәлдәге законнар буенча объектның хуҗасы бүлмәдә санитария, янгын һәм башка төрле куркынычсызлык өчен җавап бирә”, - дип хәбәр ителә инструкция проектында.
Әлеге норматив акт килештерү процедурасын узарга тиеш. Аннан соң намаз бүлмәләре яңа шартларда эшли алачак, дип хәбәр итә Ансар.ру.