Олыгайган саен, Исламга ныграк ышана башлыйсың - "Ярдәм"дә ишетмәүчеләр өчен курслар тәмамланды

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен курслар тәмамланды. Өлкән яшьтәге абый-апаларның белем алу, төрле һөнәрләр үзләштерү, Ислам динен өйрәнү һәм намазга басу шатлыгын “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, үзәк директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, аның урынбасарлары һәм психолог-педагоглар уртаклашты.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 29. Фото:Римма Гатина

Лекцияләрне, җомга вәгазьләрен ишарәләр теле белән тәрҗемәче Рәйсә апа Сабирҗанова аңлатып барды. Ул гомер буе ишетмәүче кешеләр белән эшләгән. Курсларга да ишетмәүчеләрне ул чакырган.

Олыгайган саен, Исламга ныграк ышана башлыйсың

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов ишетмәүчеләрнең якын дустына әйләнде. Ул аларга гарәп әлифбасын өйрәтте, җомга көннәрендә вәгазь сөйләде. Ислам дине турында аңлатты. “Ярдәм” мәчетендә ишетмәүчеләр өчен җомга вәгазьләре көз айларыннан бирле үткәрелеп килә. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: Төркиядә мондый вәгазьләр үзәк телевидение аша күрсәтелә.

Курсларга килүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә инде. Ислам диненә кагылышлы белемнәр алу, намаз укырга өйрәнү аларга җан тынычлыгы биргән. Моңарчы намазны физзарядка дип аңлаган апалар һәм абыйлар хәзер инде үзләре фарызларны үтәп барырга тырыша. Җае чыккан саен: “Әлһәмдүлилләһ”, - дип әйтеп куя. Иман кәлимәсен кабатлый.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Ябылу тантанасында дин кардәшләребез нәкъ менә үзләренең биредә дингә якынаюларын, аның тәмен тоюын әйтте дә инде. Роза, Әлфия, Илсөяр апалар ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлфия апа:

- Курсларда мин, “Ләә иләһә илляллаһ, Мөхәммәде расулүллаһ”, дип, иман кәлимәсен әйтергә өйрәндем. Мөселманнар белән бик күп очрашулар булды. Мин бик нык үзгәрдем. Холкым яхшырды.

Роза апа:

- Азан тавышын, Коръән укыганны дөньямны онытып тыңлыйм. Үзем дә дин тота башладым. Һаман намазымны укыгач, кайда торганымны да белмим. Бу хәлләрне моңарчы яшәп тә белми идем әле. Туганнарны күргәнем бар иде. Әмма үзем намазга баскач, бигрәк тә җиңел булып китте. Бик зур рәхмәт.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Илсөяр апа (гомер буе сызымчы булып эшләгән):

- Ибраһим хәзрәт безгә Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәт пәйгамбәр турында сөйләде. Бик тәфсилләп аңлата. Мондый вәгазьләрне тыңлау бик кызык. Без бик рәхәтләнеп тыңладык. Монда өйрәнгәннәремне гел кабатлап торачакмын. Олыгайган саен, Исламга ныграк ышана башлыйсың. Без монда бик теләп килдек. Гыйбадәтләрне алга таба үтәп барырга тырышачакмын. Җомга вәгазьләренә йөрүемне дәвам итәчәкмен.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Укытучы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов, өлкән яшьтәге шәкертләренең тырышлыгын бәяләп:

- Пәйгамбәребез һәр мөселманның һәм мөслимәнең бурычы – бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу, - дигән. Әлһәмдүлилләһ. Аллаһы Тәгалә безгә шундый үзәк бирде. Монда килеп белем алсыннар өчен, бөтен шартлар тудырылган. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, сезнең белемгә омтылышыгыз зур. Өйрәнгәннәрегезне онытмагыз. Өегезгә кайткач кабатлап торыгыз. Сезне һәр җомга үзебездә белем алырга көтеп калабыз, - диде.

Үзегездән соң догачылар калдырырга кирәк

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова исә курсларда шөгыльләнүчеләргә: “Без - бер гаилә кебек. Курсларда сез күпме нәрсәгә өйрәндегез. Сезгә хәзер алга барырга кирәк. Бер урында таптанып тормагыз. Онытмагыз: сезнең бит әле балаларыгыз, оныкларыгыз да бар. Аларны да өйрәтергә, үзегездән соң догачылар калдырырга кирәк”, - дип үгет-нәсыйхәт бирде.

“Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев исә дин кардәшләребезгә: “Сез хәзер безнең зур гаилә әгъзаларына әйләндегез. Без сезнең догаларыгызга мохтаҗ. Әгәр биредә нәрсәдер эшләнә икән, алар барысы да сез кылган догаларга җавап булып килеп ирешә. Сезне Рамазанга көтеп калабыз. Монда ифтарлар күп була”, - дип мөрәҗәгать итте.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Рәсемгә карыйсың да уйланасың. Өйгә кайткач, йоклап та булмый

Ишетмәүчеләр өчен курсларга килүчеләрнең психолог Алинә Хәкимҗанова дәресләренә йөрүләре бик файдалы булды. Илсөяр апа ябылыш тантанасында чыгыш ясаганда: “Психолог белән эшләү бик кызыклы булды. Ул сораулар бирә, безгә текстлар төзергә куша. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Рәсемгә карыйсың да уйланасың. Өйгә кайткач, йоклап та булмый. Бу рәсемнәр баштан чыкмый. Беренче көнне иртәнгә кадәр бөтенләй йокламадым”, - дип сөйләде.

Психолог Алинә Хәкимҗанова курсларга килүчеләрне хыялланырга, фикерләрен башкаларга җиткерергә өйрәткән. Аларның эчке дөньясын ачарга омтылган. Ишетмәүчеләр дә, Алинә үзе дә дәресләрдән бик канәгать калган. “6-7 дәрес эчендә үзгәрешләр булды. Менә Фәрит абыйны гына алыйк. Ул беренче көнне үзе турында сөйләгәндә: “Мин сөйли белмим, мин сөйли алмыйм”, - дип торды. Аннан соң ул җөмләләр төзи башлады, зуррак хикәяләргә күчте. Кичә эшләгән тесты да бик яхшы килеп чыккан иде”, - диде психолог.

> Фотосурәт: Римма Гатина

“Эшнең нәтиҗәсе күренә. Биремнәрне, монда – аудиториядә генә түгел, өегездә эшли алуыгыз да шатландырды. Сезнең, чыннан да, бөтен күңелегезне биреп, бик тырышып эшләвегез күренде. Сез бик катлаулы биремнәрне дә үти - озын-озын хикәяләрне дә төзи алдыгыз. Торган саен, сезнең остара баруыгыз күренде. Максатым – сезне бер коллектив итеп туплау иде. Мин максатыма ирештем. Сезгә: “Афәрин”, - дип әйтәсем килә”, - дип, Алинә Хәкимҗанова шәкертләрен мактады.

Алтын куллар

Уку-укыту эшләре буенча урынбасар, йорт һәм кул эшләренә өйрәтүче Ләйсән Гарифуллина да ишетмәүчеләр белән уртак тел тапты. “Кул эшләре белән шөгыльләнү аларны тынычландыра. Алар нәрсә беләндер кызыксына башлый. Дәресләр бик матур дустанә мохиттә уза. Ишетмәүчеләр бер-берсе белән аралаша. Ясаган әйберләрен бер-берсенә күрсәтеп шатлана. Икенчедән, әлеге һөнәрләр белән шөгыльләнү аларның кул чукларына файдага. Бу аларның сөйләм телен үстерә һәм бармаклары яхшырак тоя башлый”, - ди Ләйсән Гарифуллина.

> Фотосурәт: Римма Гатина

“Ләйсән алып барган хезмәт дәресләре – бик игелекле хезмәт”, - дип саный өлкән яшьтәге шәкертләр. Ә укытучылары, аларны, яратып: “Алтын куллар”, - дип атый. Ә йорт эшләре бүлмәсендә ишетмәүчеләр эшләгән матур-матур әйберләрнең саны артты.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Күренеп тора: бу курслар ишетмәүчеләр өчен бик файдалы булды. Вакыт бушка узмады. Өлкән яштәге шәкертләребез белем дә алды, рухи яктан да баеды. Без алар белән бик горурланабыз. Бүгенге көндә иң җитмәгән әйбер – ул аралашу. Ә алар монда бер-берсе белән аралашты, дуслар тапты, спорт белән дә шөгыльләнде, сәламәтлеген дә ныгытты, театрларга йөреп, рухи яктан баеды. Өстәвенә, ишетмәүчеләр, “Ярдәм” фонды хәйриячеләре кибетенә барып, баштанаяк киенеп кайтты. Шулай итеп, “Ярдәм”дә ишетмәүчеләр белән эш бер системага салынды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе