Ишетмәүчеләр шулай ук күз табибына барачак, алар белән психолог Алинә Хәкимҗанова шөгыльләнәчәк. Ике атналык курсларда шөгыльләнүчеләрнең көне кызыклы һәм файдалы үтәр дип планлаштырыла.
Шулай ук биредәге остазлар ишетмәүчеләргә һәм начар ишетүчеләргә ислам нигезләрен аңлатачак, гарәпчә язарга һәм укырга, компьютерда эшләргә өйрәтәчәк. Курсларга йөрүчеләрнең яңа белем, күнекмәләрне үзләштерергә теләге зур.
Җомга көнне гадәттәгечә - лекция, җомга намазы, ә намаз алдыннан кыска гына вәгазь. Билгеле булганча, көз айларыннан бирле Казанның начар ишетүчеләре һәм бөтенләй ишетмәүчеләр "Ярдәм" мәчетенә җомга вәгазе тыңларга килә. Тугыз ел сурдотәрҗемәче булып эшләүче Рәисә апа Сабирҗанова аларга ишарәләр белән вәгазьнең мәгънәсен аңлатып бара. Ахырдан бергәләп җомга намазы укыйлар.
Һәр җомгада вәгазьләр даими була. Һәркемгә ишек ачык. Имам вәгазьне татарча сөйли. Рәисә апа имам сөйләгәнне ишарәләр белән аңлатып бара.
Шулай итеп, начар ишетүчеләр белән эш яңартылып, бер системага салына. Җомга вәгазьләре белән чикләнмичә, алга таба алар өчен тернәкләндерү курслары да эшли башлады.
"Ярдәм" мәчете начар ишетүчеләр белән эшләүгә тәүге тапкыр алынмый. 2000 нче еллар башында ук "Сөләйман" мәчете нәкъ менә начар ишетүчеләр белән эшне бик актив алып бара, алар өчен лагерьлар оештырыла.
Римма Гатина.