"Ярдәм"дә ишетмәүчеләрнең эчке дөньясын ачкан, хыялланырга һәм матур картиналар ясарга өйрәткән курслар дәвам итә (ФОТО)

Бу көннәрдә Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр курслар дәвам итә. Курсларда шөгыльләнүчеләр бер атна эчендә күп һөнәрләр үзләштерде. Гарәп әлифбасын өйрәнде, җомга көннәрендә вәгазь тыңлап, Ислам турында мәгълүмат туплады. “Ярдәм” мәчетенең имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов аларның якын дустына әйләнде. Күпләр биредә намазга басты.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 22

Лекцияләрне, җомга вәгазьләрен ишарәләр теле белән аңлатып баручы тәрҗемәче Рәйсә апа Сабирҗанова гомер буе шундый кешеләр белән эшләгән. Курсларга да ишетмәүчеләрне ул чакырган. Күренеп тора: бу курслар ишетмәүчеләр өчен бик файдалы. Бүгенге көндә иң җитмәгән әйбер – ул аралашу. Ә алар монда бер-берсе белән аралаша, дуслар таба.

Психолог Алинә Хәкимҗанова, курсларга килүчеләр белән эшләп, психологик яктан аларның эчке дөньясын ачуын, хыялланырга, фикерләрен җиткерергә өйрәтүен әйтә. Ишетмәүчеләр белән эшләгәндә, ул төрле алымнар кулланып караган. “Мин бүген хезмәтемнең юкка булмаганлыгын аңладым. Мин аларның һәрберсенең йөрәгенә ачкыч “ярата алдым”. Дәресләр кызыклы һәм файдалы уза. Ишетмәүчеләр дәресләрдән канәгать калды”, - диде Алинә.

Уку-укыту эшләре буенча урынбасар, йорт һәм кул эшләренә өйрәтүче Ләйсән Гарифуллина да ишетмәүчеләр белән уртак тел тапкан. Йорт эшләре бүлмәсендә матур-матур әйберләрнең саны арта тора. “Кул эшләре белән шөгыльләнү аларны тынычландыра. Алар нәрсә беләндер кызыксына башлый. Дәресләр бик матур дустанә мохиттә уза. Ишетмәүчеләр бер-берсе белән аралаша. Ясаган әйберләрен күрсәтеп шатлана. Икенчедән, әлеге һөнәрләр белән шөгыльләнү аларның кул чукларына файдага. Бу аларның сөйләм телен үстерә һәм бармаклары яхшырак тоя башлый”, - ди Ләйсән.

Йорт эшләре аларга үз-үзләрен карарга, көнкүрешләрен алып барырга ярдәм итә. Берничә көн элек, өстен матур итеп бизәп, пирожныйлар пешергәннәр. Үзенә күрә бер иҗат булган инде бу. Теләкләре булса, өйләренә кайткач, бу пирожныйларны үзләре пешереп сата да ала. Матур-матур сувенирлар ясарга өйрәнгәндә дә нәкъ шушы принцип күз алдында тотыла. Бер атна дәвамында ишетмәүчеләр төсле йон җепләрдән картина ясадылар. Күбәләкләрдән генә торган сәнгать әсәре шушы көннәрдә әзер булырга тиеш. Алар бу эш белән шуның кадәр яратып шөгыльләнәләр ки, укытучылары Ләйсән Гарифуллинаны, мастер-класс күрсәтергә дип, шәһәрнең ишетмәүчеләр җәмгыятенә чакырганнар.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе