Быел "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды ярдәме белән хаҗга киткән мөселманнарның барысы да әлеге фонд белән тыгыз бәйләнгән. Күп кешеләргә таныш шагыйрә Лилия Сәлахетдинова - фондның алыштыргысыз хезмәткәре, Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча "Ярдәм" үзәге директоры урынбасары. Ул күптән түгел генә, коляскага утырган килеш, Санкт-Петербургны әйләнеп кайткан иде. Ишетү белән проблемалары булган Рәйсә апа Сабирҗанова "Ярдәм" мәчете (үз вакытында "Сөләйман" мәчете) белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә начар ишетүчеләр һәм бөтенләй ишетмәүчеләр өчен курслар оештыруда зур өлеш кертә. Ютубта "Ярдәм.ТВ" каналында фонд турында рус телендә чыга торган видеожурналны ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле (сурдоперевод) белән аңлатып бара. Ә күрмәүче Диләрә апа Хаҗиәхмәтова, сукыр калганнан соң, берничә тапкыр күрмәүчеләр өчен курсларда булып, яңадан яшәргә өйрәнгән кеше.
Лилия Сәлахетдинова хәбәр иткәнчә, бүлмәләр уңайлы, эссе түгел, кондиционер эшләп тора. Ышыкта 39 градус җылы булса, бина эчләрендә 30 градуска кадәр төшә.
Хаҗ кылучылар өчен ашханә эшләп тора. Көнгә ике тапкыр ашаталар, ризык җитә, ди.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хаҗга җибәргән мөселманнар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәре дә булгач, мине кунакханәләрдә, мәчетләрдә алар өчен шартлар тудырылганмы-юкмы икәнлеге кызыксындырды. Лилия әйтүенчә, “Уңайлы мохит” каралган, әмма барлык урында да түгел. “Әл-Хәрамда барысы да яхшы, бик уңайлы. Икенче катында йөрдек”, - дип җавап бирде ул. Урамда да, кунакханәдә дә пандуслар бар. Әмма аларда йөрергә кеше ярдәме кирәк икән.
Моңарчы күрмәүче мөселманнарны хаҗга озата барган кешеләр туалет һәм ванна бергә ясалса, уңайлы булыр иде дигән фикер әйткән иде. Лилиядән бу хакта да сораштым. “Әйе, алар бергә. Душ, туалет, раковина”, - дип җавап бирде ул.
Римма Гатина.