Казандагы "Ярдәм" фонды быел начар ишетүче, күрмәүче һәм коляскада йөрүчеләргә хаҗ кылырга ярдәм итә

Аларны хаҗга Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча "Ярдәм" үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова озата китте. Мөселманнарга хаҗ кылырга Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды ярдәм итте. "Казан" халыкара аэропортында хаҗиларны Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов озатып калды, фатыйхасын бирде.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 21

Быел "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды ярдәме белән хаҗга киткән мөселманнарның барысы да әлеге фонд белән тыгыз бәйләнгән. Күп кешеләргә таныш шагыйрә Лилия Сәлахетдинова - фондның алыштыргысыз хезмәткәре, Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча "Ярдәм" үзәге директоры урынбасары. Ул күптән түгел генә, коляскага утырган килеш, Санкт-Петербургны әйләнеп кайткан иде. Начар ишетүче Рәйсә апа Сабирҗанова "Ярдәм" мәчете (үз вакытында "Сөләйман" мәчете)белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә."Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә начар ишетүчеләр һәм бөтенләй ишетмәүчеләр өчен курслар оештыруда зур өлеш кертә. Ютубта "Ярдәм.ТВ" каналында фонд турында рус телендә чыга торган видеожурналны ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле (сурдоперевод) аңлатып бара. Ә күрмәүче Диләрә апа Хаҗиәхмәтова , сукыр калганнан соң, берничә тапкыр күрмәүчеләр өчен курсларда булып,яңадан яшәргә өйрәнгән кеше.

Әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинованың хаҗга күрмәүчеләрне алып барудагы тәҗрибәсе зур. Ә начар ишетүчеләр һәм коляскада утырып йөрүчеләрне әле ул хаҗга беренче тапкыр озата бара.

Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, күрмәүче кеше хаҗ йолаларын җиренә җиткереп үтәсен өчен, озата баручы аңа юнәлеш бирергә, һәр нәрсәне тәфсилләп сөйләргә, аңлатырга тиеш.

“Күрмәүчеләргә хаҗ вакытында читенрәк, кешеләр өере аны анда-монда алып атарга мөмкин. Шуңа күрә күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне хаҗда булып кайткан, тәҗрибәле хаҗилар озата бара да инде, - диде ул. – Кешегә хаҗны гомерендә бер генә тапкыр кылырга насыйп булырга мөмкин. Бу кеше хаҗны ахырына кадәр, бөтен кагыйләрен үтәп, җиренә җиткереп кылсын, үкенечкә калмасын, “хаҗым кабул булдымы инде, юкмы?” - дип, өзгәләнмәсен өчен, аңа озатучы бирәбез”.

Мәликә ханым аңлатып үткәнчә, күрмәүче һәм начар күрүче мөселманнар укыту-тернәкләндерү үзәгендә белем алу вакытында фикх, гакыйдәне, сираны үзләштерә, Коръән укырга өйрәнә.

“Алар хаҗ белән кызыксына, хаҗга ничек барырга, безгә хаҗга барырга ярыймы дигән сораулар бирәләр. Без күрмәүче мөселманны хаҗга беренче тапкыр 2008 елда алып бардык. Мин аны үзем озата бардым. Ул Коръәнне яттан өйрәнүе, намазларны укуы, көн яктысын күрмичә, хаҗ кылып кайта алуы өчен, бик шатланды. Бу башкаларга бик көчле этәргеч булды. Инде ел саен берничә кешене хаҗга алып барабыз”, - диде М.Гыйльметдинова.

Хаҗиларның хаҗлары кабул булсын. Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе