Лилия Сәлахетдинова: "Хаҗ үзенең авырлыклары, сынаулары белән үтте" (ВИДЕО)

Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының игелекле эшләрен күргән саен, Сөекле Пәйгамбәребезнең "Сезгә Аллаһның ярдәме мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аша килер” дигән хәдисен искә төшерәм. Фонд елның-елында физик мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнарның хаҗын оештырып килә. Моңарчы изге җирләргә күрмәүче һәм начар күрүче мөселманнар гына бару бәхетенә ирешсә, быел исә фонд ишетү белән проблемалары булган һәм коляскада йөрүчеләргә дә Исламның фарыз гамәле булган хаҗ гыйбадәтен үтәргә ярдәм итте.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 14

Алар барысы да “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге курсларында белем алган, хаҗ турында ишетеп, үзләре дә изге җирләргә барырга хыялланган кешеләр. Яр Чаллы шәһәреннән Диләрә апа Хаҗиәхмәтова хаҗны төшләрендә күргән, күңеленнән әллә ничә тапкыр "хаҗга барып кайткан" кеше.

Хаҗга баручыларның тагын берсе – ишетү белән проблемалары булган Рәйсә апа Сабирҗанова "Ярдәм" фонды белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Тернәкләндерү үзәгендә начар ишетүчеләр һәм бөтенләй ишетмәүчеләр өчен курслар оештыруда зур өлеш кертә. Ютубта "Ярдәм.ТВ" каналында фонд турында рус телендә чыга торган видеожурналны ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле белән аңлатып бара. Ул: “Аллаһы Тәгалә хаҗга барырга кешеләрне үзе сайлап ала”, - дип саный.

Күп кешеләргә таныш шагыйрә Лилия Сәлахетдинова - фондның алыштыргысыз хезмәткәре, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары. Ул күптән түгел генә, коляскага утырган килеш,Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты, очкычта очып карап, хаҗга барырга әзерләнде. Лилия: “Хаҗны үтәп кайту кешегә зур йөкләмә бирә”, - дип саный.

Әлбәттә, хаҗ сәфәре гади сәяхәт кенә түгел. Ул рухи яктан да, физик яктан да ныклап әзерләнүне таләп итә. Хаҗда бар йоланы да җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бер генә эшне дөрес эшләмәсәң дә, бер генә тәртибен үтмәсәң дә, хаҗың кабул булмаска мөмкин.

Дин кардәшләребезне хаҗга озатып йөргән Мәликә ханым Гыйльметдинованың бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. “Әгәр дә син хаҗга озата бару кебек зур җаваплылыкны үз өстенә аласың икән, Аллаһы Тәгалә каршында бу кеше хаҗдан өенә кайтып кергәнче җаваплы буласың. Ул авырмасын да, зыян да күрмәсен, хаҗның бөтен йолаларын да җиренә җиткереп үтәсен. Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Үзе җаен китерә ул”, - ди Мәликә ханым.

Әлбәттә, хаҗ кылганда озата баручылардан да, хаҗ кылучылардан да зур сабырлык, зирәклек сорала. “Озата баручыга психологик яктан да, физик яктан да әзерләнергә кирәк. Бу кеше синнән канәгать калырга тиеш”, - дип саный Мәликә Гыйльметдинова.

Ә без, үз чиратыбызда, хәзерге вакытта кичә генә хаҗдан кайткан дин кардәшләребезнең догалары Аллаһы Тәгаләгә барып җитсен, кылган хаҗларын Аллаһы Тәгалә кабул итсен дип телибез. Иң зур бүләк – хаҗдан яңа туган сабый өммәтендә кайту, кабул булган хаҗның нәтиҗәсе исә - җәннәт.

Римма Гатина.

Фотосурәтләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ..


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе