
Ике атна дәвам итәчәк конференциядә ОБСЕ әгъзасы булган 56 илдән хөкүмәт һәм иҗтимагый оешмаларының меңнән артык вәкиле катнаша.
Җыен барышында ОБСЕ әгъзасы булган илләрнең кеше хокукларын саклау өлкәсендәге уңышлары каралачак. Аерым алганда, хокук өстенлеге, җыеннарны уздыру иреге, теге яки бу динне күрәлмаучанлык нигезендә җинаятьләрне булдырмый калу, кешеләр белән сәүдә итү һ.б. мәсьәләләр күтәреләчәк.
Татарстан мөфтияте сайты мәгълүматлары буенча.