Әлбир хәзрәт Крганов 1976 елның 10 октябрендә Чувашия Республикасының Батыр районы Чкаловск авылында дөньяга килә.
Үз исемемнән һәм редакция исеменнән Әлбир хәзрәтне туган көне белән котлыйм! Аңа ике дөнья рәхәте, эшендә уңышлар телим.
Бүгенге көндә Әлбир хәзрәт – абруйлы дин әһелләренең берсе. Без Әлбир хәзрәтне акыллы һәм эзлекле эш алып баручы дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе буларак беләбез. Ул күп еллар дәвамында мөселман инфраструктурасын үстерү һәм динара тынычлыкны ныгыту өчен зур тырышлык куя.
Хөрмәт белән, “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов.
P.S.: Әлбир хәзрәт Крганов 2013 елның 16 декабрендә, “Ярдәм” күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгенә килеп, аның эшчәнлеге белән танышты.