Казандагы Галиев мәчете төзекләндерелеп ачылганга бер ел тулды

Башкалабыз үзәгендәге Россия Федерациясенең мәдәни мирас корылмасы һәм татар архитектурасы үрнәге булган Галиев мәчетен ачу тантанасы 2015 елның 22 декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, Казан һәм республика имамнары катнашында уздырылган иде.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 22. Фото:dumrt.ru

Әлеге күркәм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәүлид бәйрәме алдыннан мәчетнең кабат эшли башлавын аеруча куанычлы вакыйга буларак билгеләп үткән иде. “Аллаһы Тәгалә безгә бабаларыбыз салган һәм имамлык иткән мәчетне яңадан ачарга насыйп итте. Берара мәчет шактый тузган һәм ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу эштә зур ярдәм күрсәтте”, - дип ассызыклады.

Мәчетне ачу уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нияз Халитның фотоальбом - китабында Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелә, дип язылган. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә йөрткәннәр. Мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылган. Проектны башкаручы архитекторның исеме билгесез.

Шырдан авылында туган (хәзерге вакытта Татарстанның Яшел Үзән районына керә) Сәгыйть бин Әхмәт аның беренче имамнарыннан булган. Сәгыйтовлар нәселеннән Бишенче җамигъ мәчетнең соңгы мулласы итеп Мөхәммәтйосыф Габдесаттар углы Сәгыйтов санала. Аңа ярдәмче итеп мәхәллә халкы бай сәүдәгәр М. И. Галиевның улы – күренекле галим һәм педагог-реформатор Галимҗан Барудины сайлый һәм нәтиҗәдә ул мәчет имамы була. Баруди үз янына яңача фикерләүче сәүдәгәрләрне һәм дин әһелләрен туплап, мәхәлләдә яңа ысуллар белән эшләүче зур «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыруга ирешә. Ә Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә.

Бу тарихи мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп татар халкының мәдәни-мәгърифәти үсешенә өлеш керткән олпат шәхесләре тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган.

Совет чорында мәчет төрле сынауларны уза, 30 елларда манарасы сүтелә, 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнаша.

1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була.

2015 елның 1 июлендә 2 гасыр элек төзелгән Галиев мәчетенең яңа манарасына ай куелды.

Бүгенге көндә бирегә башкалабыз үзәгендә яшәүче дин кардәшләребез, шәкертләр биш вакыт намаз укырга җыела. Атна дәвамында татар дин әһелләренең, аерым көннәрдә Татарстан мөфтиенең һәм чит ил дин белгечләренең дәресләре үткәрелә.

Шулай ук мәчет мөселман яшьләренең төрле темаларга багышланган сөйләшүләргә җыела торган урыны да, чөнки биредә алар өчен фикер алышу чаралары даими уздырыла. Бу көннәрдә уздырылачак чараларга килгәндә, 23 декабрьдә биредә мөслимәләр өчен очрашу булачак.

24 декабрьдә мәчеткә республикабызның төрле районнарыннан балалар җыелачак. Бу көнне республикада беренче мәртәбә уздырылучы мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия" китабы буенча балалар викторинасына йомгак ясалачак.

Галиев мәчете Татарстан мөфтие резиденциясе комплексына керә.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе