
Башта мөхтәсибәтләрдә, аннары казыятларда уздырылган викторинаның республика туры 24 декабрь көнне Галиев мәчетендә үткәреләчәк.
Әлеге бәйгене үткәрү тәртибе:
9:00-9:50 - теркәлү һәм иртәнге аш (мөфтият ашханәсе)
10:00-10:15 - бәйгенең ачылышы (Галиев мәчете)
10:00-11:50 – бәйге
12:00-12:25 - өйлә намазы
12:30-13:15 - төшке аш (мөфтият ашханәсе)
13:26-13:35 - икенде намазы
13:35-14:00 - җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучы барлык балаларны бүләкләү
Республика турында алдагы этапларда (төбәк турында) җиңүчеләр (2 малай һәм 2 кыз) катнаша.
Викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленәчәк. Кырык биш сораудан торган язмача тест формасында үткәреләчәк. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән биш минутлык чыгыш әзерләргә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.