Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Мәдрәсәләр зур гыйлем юлына әзерли"

Татарстан дини мәгариф өлкәсе вәкилләренең яңа уку елы башланганчы Казанга җыелып киңәш тотуы, тәҗрибә уртаклашуы һәм үзара хәл-әхвәл белешүе күркәм бер традициягә әверелде. Быел да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту һәм фән бүлеге РИУ, КФУ ярдәмендә дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең җыенын уздырды. Әлеге җыен “Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының халыкара форумы” буларак ике көн дәвамында барды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 29. Фото:dumrt.ru

28 сентябрьдә республика мәчетләре каршында оештырылган дини курсларда белем бирүче мөгаллимнәр киңәш тотса, 29 ында урта һәм югары дини гыйлем бирүчеләр тупланды.

Форумның һәр ике көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үзебезнең һәм чит илләрдән чакырылган галимнәр катнашты, чара барысы 500 гә якын мөгаллимне җыйды.

Мөфти үзенең чыгышында дини гыйлем бирүчеләрнең мәртәбәле кешеләр булуын һәм аларның динебезне үстерүдә өлешләре зур булуына басым ясады.

29 сентябрь көнне үткәрелгән урта һәм югары дини гыйлем бирүчеләр форумында мөфти түбәндәгеләрне җиткерде:

- Бүген бирегә урта һәм югары дини гыйлем бирүчеләр җыелды. Кичә мәчетләр каршында алып барылган уку-укыту эшләре хакында сөйләштек. Соңгы елларда нәзарәт, республика җитәкчеләре тарафыннан дини мәгариф өлкәсен ныгыту, үстерү өчен зур тырышлыклар куела. Аллага шөкер, бүгенге көндә республикада 1400дән артык мәчет эшләп килә. Шуларның күбесендә башлангыч дини гыйлем бирелә. Яз көне уздырылган аттестациядә барлыгы 1350 мөгаллим катнашты. Тагын бер санга игътибар юнәлтәсем килә - узган уку елында Татарстан мәчетләрендә оештырылган курсларда уртача 25 меңләп кеше дини белем алган. Димәк, мөгаллимнәребез меңләгән кешегә дин нигезләрен аңлатканнар – бу бик зур хезмәт. Ә инде урта һәм югары дини гыйлем өлкәсенә килгәндә, республикада тугыз мәдрәсә эшли. Мәдрәсәләрдә һәм РИУ да барлыгы 200гә якын мөгаллим укыта. Нәзарәт, мөгаллимнәр тарафыннан татарлар балаларын мәдрәсәләрдә укытсын өчен бөтен шартлар тудырыла. Узган уку елында барлык мәдрәсәләргә уку әсбаплары таратылды. Ел дәвамында нәзарәт тарафыннан әзерләнгән 43 төрле китап 17 мең данә тираж белән җибәрелгән.

Шулай ук мөфти хәзрәтләре татар гаиләләре элекеге заманнарда иң акыллы балаларын мәдрәсәдә укырга җибәргәннәре турында искә төшерде.

“Бүгенге көндә татарлар мәдрәсәләрнең бик дәрәҗәле ягы барлыгына игътибар итсә иде. Мәдрәсәләр зур гыйлем юлына әзерли. Нәкъ менә татар галимнәрен үстерер өчен тарихи Болгар җирендә Болгар ислам академиясе төзелә. Дөньяның төрле илләре белән хезмәттәшлек итәчәк шушы академиядә укыр өчен бүгеннән мәдрәсә ишекләрен ачарга кирәк. Башта мәдрәсәләрдә, аннары РИУда укырга кирәк”, - диде мөфти.

Мөфти үзенең чыгышын мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре белән тәмамлады. Аннары исә "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге" Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинга, әлеге мәдрәсә мөгаллиме Хәйдәр хәзрәт Койрыковка, Казан ислам университеты мөгаллиме Камил Акбашевка рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең исемле стипендияләре тапшырылды. Быел әлеге 30 мең сум күләмендәге стипендияләр түбәндәге шәкертләргә бирелде:

Әмир Садыйков, КИУ (Казан);

Илдар Йосыпов, РИИ (Казан);

Әлфис Заһиров , Буа мәдрәсәсе (Буа);

Рифат Шәрәпов, “Фәнис” мәдрәсәсе( Ютазы);

Рөстәм Бикитеев, ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе (Казан);

Мансур Вәлиев, “Ак мәчет”мәдрәсәсе (Яр Чаллы);

Венер Ижбердин Р. Фәхретдинов исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе (Әлмәт);

Рушан Әхмәтҗанов, 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе (Казан).

Форумның тантаналы өлешеннән соң күп сандагы чыгышлар тыңланды. Бүгенге мәдрәсәләребезнең хәле турында мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.

“Без - профессиональ уку йортлары остазлары. Чөнки безнең уку йортлары дин өлкәсендә профессиональләр әзерли. Шәкертләребез югары дәрәҗәдә белем алып, башка өлкәләрдә дә үзләренең урыннарын табып эшләргә тиеш. Соңгы ике елда дини мәгариф өлкәсендә үзгәртеп корулар бара. Моны мәдрәсә җитәкчеләре дә яхшы сизә. Без Россиядә беренчеләрдән булып профессиональ белем бирү өлкәсенә килеп кердек. Билгеле бер таләпләрне үтәү өчен стандартларны тормышка ашыруыбыз шуны күрсәтә. Шәкертләребездән югары таләпләргә җавап бирү көтелә. Әлбәттә, эшебез катлаулы. Мөфти хәзрәтләре дә бу хакта әйтеп үтте. Мәдрәсәләргә татарларны җыю бигрәк тә авыр. Без мөселманнар, балаларыбызны дини уку йортларына бирәбез, дип тору юк. Ата-аналарны да аңларга була. Шулай да бу безнең эшчәнлегебез шактый катлаулы икәнне дә күрсәтә. Минем шуны әйтәсе килә, Россиядә безнең мәдрәсәләр иң профессиональ эшләүче мәдрәсәләр. Остазларыбызга рәхмәт”, - диде ул.

Уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин әйтүенә караганда да, Татарстан мәдрәсәләренең Россиякүләм Ислам мәгариф системасын булдыруга керткән өлеше зур. “Безнең мәдрәсәләребез һәм мөгаллимнәребез куйган хезмәт зур әһәмияткә ия. Мәдрәсә укытучылар белән бергәлектә уку-укыту программалары, стандартлар булдырылды, дәреслекләр нәшер ителде. Бүгенге көндә мәчетләр каршында оештырылган дини курслар өчен мәдрәсәләр методик база булып торуы мөһим. Шулай ук мәдрәсәләрне тәмамлаучыларның дини оешмаларга эшкә урнашулары әһәмиятле”, - диде.

“Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының халыкара форумында катнашучыларга "Хузур" нәшрият йортында бастырылган "Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы", "Комментарии к "Мухтасар аль-Кудури", "Тәҗвид дәресләре" китаплары таратылды.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе