Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе 125 еллыгын билгеләп үтте

Оренбургның татар сәүдәгәрләре төзеткән атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе үзенең 125 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан Оренбургта «Ислам мәгарифе: тарих, хәзерге вазгыять һәм үсеш перспективалары» дигән конференция узды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 06. Фото:islamreview.ru/

Шәһәрнең «Газовик» мәдәният йортында Казаннан, Уфадан, Мәскәүдән — барлыгы 700 кунак җыелган. Мөселманнарны шушы күркәм дата белән котлап, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг чыгыш ясаган. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгат Таҗетдин мөселманнарны мирасыбызны сакларга чакырган. Иорданиянең Халыкара ислам университеты профессоры Габдераззак Әс-Сәгъди Россия һәм Якын Көнчыгыш ислам галимнәре арасында элемтәләрнең ныгуы турында сөйләгән. Пленар утырышта мөселманнар Оренбургта мөселман мәгарифе традицияләрен кире кайтару, үстерү мөмкинлекләрен барлаганнар.

«Хөсәения» мәдрәсәсе — 1891—1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Оренбургның беренче гильдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: Әхмәт һәм Гани үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр. Оренбург үзәгеннән читтәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була.

Хөсәениядә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Оренбург реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Русия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. «Хөсәения»нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.

Төгәл фәннәрдән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап (арифметика), алгебра, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук физика, химия, астрономия, табигать белеме вә география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән «Хөсәения» белән Иж-Бубый мәдрәсәсе мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була.

Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында Истанбул, Каһирә, Димәшкъ, Бәйрут кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Русия, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.

«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта — татар кәләпүше.

Хөсәения мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казакъстан, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе – заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар.

Мондый фактны иске караштагы зыялыларның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, «Хөсәения» мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел. Чынлыкта «Хөсәения» алдынгы карашлы һәм белемле шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды. Мәсәлән, Зәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Кәрим Хәкимов, Муса Җәлил һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр — шушы мәдрәсә шәкертләре.

«Хөсәения» 1918—1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул «Хөсәеновлар укытучылар институты» итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә барлыгы йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр. Ә көндәлек тормыш белән идарәче байлар (попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. «Хөсәения» җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дәүләтшин, Габдерәхим Дәминов, галим, язучы һәм әдәбият белгече, казый Ризаэтдин Фәхретдинов, Таһир Ильясов һәм мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим Хәнәфи Бакиров булалар, дип хәбәр итә "Гаилә" мәчете сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе