
Ислам традициясе буенча, мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә түбәтәйләрдән һәм озын җиңле өс киеменнән йөрергә тиеш дип карала.
Җыелышта шулай ук кабул итү кампаниясе турында хисап тотылды, кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында фикер алышынды.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның чыгышы бигрәк тә эчтәлекле булды, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте. Аның сүзләренчә, быел мәдрәсә тәүге тапкыр тәхфиз (Коръәнне яттан өйрәнү) буенча яңа төркем туплый. Яңа юнәлешкә егермеләп кеше гариза биргән.