Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәре Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәте имамнары белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәте имамнары белән очрашты. Очрашу мөхтәсиб Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә шәһәрнең "Ярдәм" мәчетендә узды. Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 05. Фото:Ринат Әсхәдуллин

Әлеге чарада Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы урынбасары Ирек Арсланов та катнашты. Ул үзенең чыгышында җирлектәге мәхәлләләрнең матур гына эшләп килүен, имамнардан канәгать булуларын билгеләп үтте. Дин юлындагы эшләрне башкарганда бер сүздә булырга чакырды. Сишәмбе - халыкны кабул итү көнендә - сәгать дүрттән бишкә кадәр дин, мәчет белән бәйле, хәл ителәсе мәсьәләләр буенча кабул итүен хәбәр итте.

Ул шулай ук мәчетләрнең тыштан каралган - тирә-ягы җыештырылган булырга тиешлеген искәртеп, кунакларны каршы алганда матур булу зарурлыгын да әйтте. Имамнарны, шәһәркүләм өмәне көтеп тормыйча, мәчет яннарын хәзердән үк тәртипкә китерә башларга чакырды.

Аралашу барышында Камил хәзрәт хәнәфи мәзһәбенең асылы хакында сөйләде һәм мәзһәбкә ышанычны бетерергә теләүчеләрдән сакларга чакырды. Монардан тыш, ул халыкта гыйбадәтләрне үтәүгә кагылышлы сорауларның аеруча күп булуын һәм бу нисбәттән Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзаларының киләчәктә актуаль сорауларны туплаган җыентык бастырып чыгару нияте барлыгын хәбәр итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук озак еллар дәвамында мәчетләрдә имамлык вазыйфасын башкарган дин әһелләренә Рәхмәт хатларын тапшырды һәм дин әһелләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикерләште. Никахка, тәсбих тартуга, “әмин”не әйтүгә, намаз һәм Коръән укуга кагылышлы мәсьәләләрне аңлатты. Мәчетнең гореф-гадәтләрдәге һәм шәригатьтәге аңлатмасын әйтеп күрсәтте.

Аннары имамнар юллаган сорауларга җавап бирде. Хәзрәтләр сакал йөртүгә, җомга намазы алдыннан вәгазьләрне рус телендә сөйләүгә, мәчетләр янында автомобиль кую урыннарын көйләү, намаз вакытларын билгеләүгә, мәчетләр төзүгә кагылышлы, фикһ (ислам хокукы) белән бәйле сорауларны җиткерделәр.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе