Билгеле булганча, “Миргазиян” мәчете элеккеге “Дом обуви” (хәзер “Тандем” дип атала) тукталышыннан ерак булмаган җирдә урнашкан “Әл-Ихлас” мәчете урынында төзелгән. “Әл-Ихлас” мәчете ташландык котельная бинасында урнашкан иде. 2013 елда иске мәчет - котельная бинасы сүтелеп, аның урынында “Миргазиян” мәчете төзелә башлый. “Әл-Ихлас” мәчетенә нигезне Миргазиян хәзрәт Салаватов дигән кеше салган була.
2014 елның 8 апрелендә “Миргазиян” мәчете манарасына ярымай куела.
Мәгълүмат “Миргазиян” мәчетенең социаль челтәрдәге аккаунтыннан алынды.