Казандагы Воровский урамында мәчет булырмы?

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаланың Мәскәү һәм Киров районнары имамнары белән очрашу вакытында “Ай нуры” мәчете имам-хатыйбы Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин Воровский урамы чатында мәчет салу мәсьәләсен кабат кузгатты.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 05. Фото:dumrt.ru

Аның сүзләренә караганда, Воровский урамы чатында мәчет салынырга тиеш булган. Аның өчен шәһәр башкарма комитеты исеменнән җир дә бирелгән булган. Хәзерге вакытта бу хактагы, Камил Исхаков (ул чактагы Казан шәһәре башлыгы) имзалаган документның күчермәсен архивтан соратып алганнар.

“Ул метро белән параллель салынырга тиеш иде. Шәһәр башкарма комитетыннан бирелгән язулар бар. Әмма аларның берсе дә тормышка ашмады”, - дип, Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин мөфтигә Воровский урамы чатында мәчет салу мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Мәгъзәнур хәзрәт Яруллин алып килгән документларны кабул итеп алып, мәчет өчен җирнең нинди шартларда бирелгәнлеген карарга кирәклеген әйтте.

Утырышта Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы урынбасары Ирек Арсланов та катнашкан иде. Ул: "Мәчет салу беркайчан да тыелмый. Һәрвакытта безгә ул эшне дәвам итәргә кирәк. Мәхәллә бар икән, сорау бар икән, моны тормышка ашырырга мөмкин”, - диде.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе