Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Имамнарның җәмгыятьтәге абруен күтәрмичә дә, максатларыбызга ирешә алмаячакбыз"

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII корылтаенда Камил хәзрәт Сәмигуллин алдагы 4 елга кабат мөфти итеп сайланды. Мөфти хәзрәтләренең узган 4 елга нәтиҗә ясаган һәм киләсе чорга планнар корган чыгышын тәкъдим итәбез.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 17. Фото:dumrt.ru

Бисмилләһир-рахманир рахим.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Хөрмәтле Корылтай, Президиум, имамнар, килгән кунаклар!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Диния нәзарәтенең җиденче Корылтаенда сезне сәламләргә рөхсәт итегез! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Республика өммәтенең гаять мөһим булган вакыйгасында катнашырга вакыт һәм мөмкинлекләр тапканыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Аеруча, ерак араларны якын итеп килгән, авыл һәм районнарда дини эшләрне җигелеп алып баручы мөхтәсиб һәм имамнарга ихластан зур рәхмәт! Безнең шушындый күпсанлы составта бүгенгә кадәр очрашканыбыз юк иде әле. Бу алга таба матур бер күркәм гадәткә әйләнер дип өметләнәм.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Хөрмәтле катнашучылар!

Россия Федерациясе - күпмилләтле дәүләтләрнең берсе. Татарстан да үз җирлегендә 170 милләт вәкилен сыендыра. Республикада бүгенге көндә 2 меңгә якын дини оешма эшли. Төрле конфессия вәкилләренең үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә булулары республикабызның имин үсешен тәэмин итә. Татарстанда, диннәр төрле булуга карамастан, әхлакый кыйммәтләр һәм “кыйблалар” бөтен милләтләр өчен дә гомум.

Татарстан Россиянең башка субъектларыннан тагын бер уңай ягы белән аерылып тора - республика өммәте бердәм, ә мөфтият бердәнбер. Шул ук вакытта мәхәлләләр саны буенча безнең Нәзарәт Россия мөфтиятләре арасында беренче урында тора.

Форсаттан файдаланып, республика җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, беренче Президент Минтимер Шәрипович Шәймиевкә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Татарстан өммәтенең бербөтен булып сакланып калуында аларның өлеше зур. Россия Президенты Владимир Путин да Исламның үсешендә соңгы елларда хәлиткеч роль уйнады. “Россиянең рухи даирәсе суверенитетын” булдыру өчен ул беренчел итеп түбәндәге мәсьәләрне алга куя: Россия мөселманнарының дини гореф-гадәтләрен һәм мирасын торгызу, исламның иҗтимагый әһәмиятен үстерү, үзебезнең ислам дини-фәнни мәктәбен яңадан аякка бастыру һәм мөселман руханиларының абруен күтәрү.

Татарстан Диния нәзарәте оешканда да үз алдына шундый ук максатлар куйган иде.

Ләкин тагын берничә бурычны үтәү дә зарури булды. Болар: дини оешмаларны берләштерү, аларның эшчәнлеген Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең сөннәтенә, имам Әбү Хәнифә юнәлешенә нигезләү һәм бердәй кануни үрнәккә китерү.

Шушы хисап чорында Нәзарәтнең эшчәнлегендә татар рухи мирасын торгызу идеясе “кызыл җеп” булып сузылды. Татарстан мөселманнарының тарихи хәтерен яңарту һәм бөек татар дин белгечләре исемнәрен мәңгеләштерү өчен, Шиһабетдин Мәрҗани, Татар дин галимнәре, Татар дини гореф-гадәтләрен торгызу, Хәнәфи мәзһәбе еллары игълан ителде. Өммәт яшәешен һәм эшчәнлеген тәэмин итәр өчен, Нәзарәттә тиешле идарә системасы булдырылды: голәмәләр шурасы, казыйлар шурасы, аксакаллар шурасы, казыятлар һәм мөхтәсибәтләр. Алар белән бергәлектә Нәзарәт хәзрәтләр һәм киң җәмәгатьчелектә шактый популярлык казанган “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” эшләп чыгарды.

Коръәнне өйрәнү мәсьәләсендә аерым тукталып үтәсе килә. 2016 елда Коръәннең “Каләм Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару Россия һәм бөтен дөнья мөселман өммәте тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Моннан кала, без Россиядә беренче тапкыр Коръәннең тулы версиядәге аудиотасмасын да чыгардык. Бүгенге көндә Казанда һәм Татарстан районнарында 20-дән артык Коръән түгәрәге булдырылды, “Рәшидә” үзәге һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү факультеты ачылды.

Дини белем бирү өлкәсендәге казанышлар да игътибарга лаек. Мисал өчен, Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Нәзарәт “Урта һөнәри дини белем бирү стандартлары”н әзерләде. Стандартлар 2015 нче уку елыннан мәдрәсәләргә кертелде.

Нәзарәт актив рәвештә социаль эшчәнлекне дә алып бара. Ул күбесенчә яшьләр, мигрантлар, тоткыннар һәм азат ителгәннәргә, ягъни радикаль көчләр йогынтысына аеруча бирелүчән төркемнәргә юнәлтелгән иде. Хисап чорында төрмәләрдәге мәхәлләләрдә хезмәт итү өчен имамнар сайланды. Шулай ук төзәтү колонияләрендә урнашкан китапханәләрне традицион ислам турында әдәбият белән тулыландыруны да үз өстебезгә алдык.

“Зәкәт” фонды ярдәмендә Нәзарәт саваплы хәйрия эшчәнлеген дә алып бара. Фондның инициативасы белән иллегә якын авыру баланы дәвалау өчен акча түләнде.

Моннан тыш, нәзарәтнең халыкара элемтәләре һәм Россия регионнары белән бәйләнешләре үсешенең роле дә зурая бара. 2013-2017 елларда Диния нәзарәте делегацияләре чит төбәк һәм илләр чакыруы буенча 100 дән артык рәсми сәфәр кылганнар. Нәзарәткә Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы консультант статусы бирелү буенча да эш төгәлләнеп килә. Моннан тыш Россиянең динара советы составына да кердек.

Алда әйтеп үтелгәннәрдән тыш, даими рәвештә ел саен үткәрелә торган, бөтен Россиягә дан казанган республика ифтары, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме, Изге Болгар җыены кебек чаралар традицион Исламны популярлаштырырга һәм экстремизмга каршы торырга ярдәм итә. Һәм болар башкарган эшнең бер өлеше генә.

Хөрмәтле кунаклар!

2017 ел безнең өчен юбилей елы булып тора - 15 сентябрьдә Татарстанда Диния нәзарәте барлыкка килүгә 25 ел тула. Монда утыручыларның күбесе үткән истәлекле вакыйгаларның шаһитлары булып кына калмыйча, аларда турыдан-туры катнашкан да әле. Безнең беренче мөфтиләребез – Габдулла хәзрәт Галиуллин, Госман хәзрәт Исхаков, Илдус хәзрәт Фәизовның исемнәре өммәтебез тарихына мәңгегә кереп калды.

Горурланырлык тарихың булганда, киләчәгең дә бар дигән сүз. Бүгенге заман мөселманы үзенең тормышын мәчеткә йөрү белән генә чикләми. Аның үз кызыксынулары бар, ул гаилә планлаштыру үзәкләренә, фитнеска, ресторанга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөри... Шуңа күрә республикада мөселманнар өчен уңайлы мохит тудыруны максат итеп куйган “Тормыш рәвеше буларак ислам” дип аталган проект эшләнде һәм аны тормышка ашыра башларга вакыт җитте.

Моннан тыш, безнең алда өстенлекле булып түбәндәге мәсьәләләр дә торырга тиеш: татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм укыту программаларына кертеп җибәрү; татар дини-фәнни мәктәбен торгызу; уку-укыту программаларын һәм материалларын стандартлаштыру; милли үзаңны һәм телне саклау; Коръәнне татар һәм рус телләренә кануни тәрҗемә итү.

Әлеге нәтиҗәләргә ирешү өчен, милләткә рухи-әхлакый юнәлеш бирә алырлык, тирән белемле татар дин белгечләрен һәм мөселман зыялыларын тәрбияләргә кирәк. Татарстан Республикасы ислам мәгарифе дәрәҗәсен үстермичә моңа ирешү һич мөмкин түгел.

Кызганычка каршы, әлегә кадәр мөгаллимнәр арасында ислам һәм шәригать фәннәре буенча магистр яки фән докторы дәрәҗәсендәге белгечләр юк. Болгар ислам академиясен ачу бу мәсьәләне хәл итәр дип өметләнәбез. Бу – бер.

Ике. Имамнарның җәмгыятьтәге абруен күтәрмичә дә без максатларыбызга ирешә алмаячакбыз. Имамнарга һәм аларның ихтыяҗларына йөз белән борылырга, үз араларында һәм өммәттә теләктәшлек тәрбияләргә, хокукларын якларга кирәк, русча әйткәндә “корпоративная солидарность” дигән төшенчә кертергә кирәк.

Өч. Мөселман дин әһелләренең кадрлар резервын туплау. Бу өлкәдәге концептуаль документларны эшләүгә якын киләчәктә үк керешергә кирәк.

Дүртенчедән, зыялыларны әзерләү мәктәпләрдә үк башланырга тиеш. Бу уңайдан, “Госмания” хакында әйтеп үтми булмый. 100 дән артык бала укуга карамастан, “Госмания”нең көнкүреш шартлары ифрат дәрәҗәдә начар хәлдә.

Белгәнебезчә, Россиядә өммәтнең эшчәнлеген җайга салу өчен Диния нәзарәте катнашында “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе һәм Россия мөселманнарының социаль доктринасы кебек программалы документлар кабул ителде. Әлеге документларга салынган нигезләмәләрне тормышка ашыру өчен, бездән билгеле бер чаралардан торган план эшләп чыгару таләп ителә.

Узган дүртъеллыкның мөһим казанышы булып тарихта беренче тапкыр Министрлар Кабинеты һәм үзәкләшкән дини оешмалар арасында, шул исәптән Диния нәзарәте белән дә, хезмәттәшлек турында килешүләр тора. Бу килешүләрне, күбрәк гомуми характерда булганга күрә, бүген конкрет тәкъдимнәрдән торган эчтәлек белән тулыландыру ихтыяҗы туды. Алга таба - мәгълүмати сәясәт. Дөрес һәм уйлап корылган мәгълүмати сәясәт безгә киң җәмәгатьчелеккә Исламның асыл кыйммәтләрен җиткерергә, татар рухи мирасын сакларга, экстремизмга каршы торырга мөмкинлек бирәчәк. Хисап чорында “Хузур” нәшриятында дөньяга рус, татар һәм гарәп телләрендә 200 дән артык китап чыкты, 200 ләп видеоролик төшерелде һәм документаль фильмнар эшләнде. Имамнар өчен “Шура” журналы, рус телендә “Умма”, татар телендә “Дин вә мәгыйшәт” газеталары чыга.

Шуның белән беррәттән көнүзәк мәсьәлә булып хәзерге вакытка кадәр гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде.

Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларына дини вакыйгаларны яктыртканда игътибарлырак булырга һәм һәр сүзне үлчәп язарга киңәш итәр идем. Бернинди дини нигезе булмаган көнкүреш конфликтларын кешеләрнең нинди диндә булулары белән бәйләү дөресме икән? Үзләре дә теләмичә дип ышанасы килә, журналистлар җәмгыятебездә милләтара һәм динара киеренкелекне арттыра. Этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын эшләп чыгару артык булмас дип уйлыйм.

Дәвам итәм. Россиядә ислам үсешен хәләл индустриясеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Татарстанда әлеге даирәне үстерүдә “Хәләл” стандартлары комитеты мөһим роль уйный. Хәләл комитеты якын һәм ерак чит илләргә, Фарсы култыгына һәм Якын Көнчыгыш илләренә республикада җитештерелгән хәләл продукциянең экспортын үстерү максатыннан “Хәләл Агро Трейд” сәүдә йорты проектын тормышка ашырды. Медицина учреждениеләре өчен ислам кануннары буенча хезмәт күрсәтү стандартлары әзерләнде һәм гамәлгә кертелде.

Алга таба хәләл индустриясен үстерү максатыннан, без хезмәттәшлекне шулай ук Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Роспотребнадзор идарәсе, Туризм буенча дәүләт комитеты белән дә урнаштырырга кирәк дип саныйбыз.

Бүген Нәзарәтнең “Хәләл” Комитеты Россиядә олы абруй казанган оешма буларак билгеле. Шуңа карамастан, предприятиеләр еш кына төрле шикле консультантлар һәм сертификатлаштыру оешмаларына мөрәҗәгать итә. Алар исә сертификатны теләсә нәрсәгә бирергә әзер, хәтта сыраны хәләл дип билгели ала. Безнең Комитет исә сертификат биреп кенә калмыйча, җитештерүчеләргә ислам дөньясы вәкилләре белән профессиональ элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә ала.

Вакф. Татарстан Республикасының Вакф фонды узган гасырларда мөселман өммәтенеке булып саналган күчемсез милекне кире кайтару белән уңышлы шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә ведомстволар арасында эшлекле төркем булдырырга тәкъдим итәбез. Төркем кайтарырга тиешле дини милекнең исемлеген төзи һәм аны күчерү буенча планны эшләп чыгара ала.

Хаҗ оештыру. Шушы хисап чорында, “ДУМ РТ Хаҗ” хезмәтләреннән файдаланып, 7000 нән артык мөселман хаҗ кылган. Ләкин, кызганычка каршы, безнең мөхтәсибәтләрдә көндәш оешмаларның агентлары хаҗ кылырга өндәп йөрүләре билгеле. Мәдрәсә директорлары, мөхтәсибләр һәм “ДУМ РТ Хаҗ”ның бер-берсе белән тыгызрак элемтәләр урнаштырып, әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын тапса иде.

Сүземне йомгаклап, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору мәсьәләренә кагылмыйча булдыра алмыйм. Татарстан - күпсанлы мөселманнар яшәгән, икътисади яктан алга киткән республика. Икътисади үсешкә ирешкән субъектлар һәрвакыт радикаль көчләр өчен мишень булып тора. Чөнки мондый регионнар, беренчедән, матди база буларак кабул ителә; икенчедән, күпсанлы мигрантлар арасында билгеле бер җимергеч сәясәт алып бару өчен уңайлы җирлек булып тора. Шуңа күрә безнең өчен әлеге тенденцияләргә каршы торырга һәм чит йогынтыга бирелми кала белү бик мөһим. Диннәр арасындагы яхшы һәм күркәм мөнәсәбәтләрне саклап калу киләчәктәге үсешнең һәм яшәешнең төп шарты булып тора.

Мөхтәрәм хезмәттәшләрем һәм килгән кунаклар!

Мин үз чыгышымда Диния нәзарәте алдында торган төп проблемаларны ачып бирергә тырыштым. Иманым камил: татар мөселманнары, үзенең гаять бай рухи мирасына һәм дини мәгариф системасының күп гасырлар дәвамында туплаган тәҗрибәсенә таянып, якындагы киләчәктә Россия рухи даирәсе үсешенә үзенең саллы өлешен кертәчәк әле. Татарстан Диния нәзарәте тырышлыгы белән ул бөтендөнья мөселман җәмгыятенең югары бәясен дә алыр әле, иншаАллаһ!

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе