Татарстан мөфтияте дини тематикага язучы журналистлар өчен махсус стандартлар эшләп чыгармакчы

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII корылтаенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин киләсе 4 еллыкка планнар корган чыгышында: "Этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын эшләп чыгару артык булмас дип уйлыйм", - дип белдерде.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 17. Фото:dumrt.ru

"Узган дүртъеллыкның мөһим казанышы булып тарихта беренче тапкыр Министрлар Кабинеты һәм үзәкләшкән дини оешмалар арасында, шул исәптән Диния нәзарәте белән дә, хезмәттәшлек турында килешүләр тора. Бу килешүләрне, күбрәк гомуми характерда булганга күрә, бүген конкрет тәкъдимнәрдән торган эчтәлек белән тулыландыру ихтыяҗы туды. Алга таба - мәгълүмати сәясәт. Дөрес һәм уйлап корылган мәгълүмати сәясәт безгә киң җәмәгатьчелеккә Исламның асыл кыйммәтләрен җиткерергә, татар рухи мирасын сакларга, экстремизмга каршы торырга мөмкинлек бирәчәк. Хисап чорында “Хузур” нәшриятында дөньяга рус, татар һәм гарәп телләрендә 200 дән артык китап чыкты, 200 ләп видеоролик төшерелде һәм документаль фильмнар эшләнде. Имамнар өчен “Шура” журналы, рус телендә “Умма”, татар телендә “Дин вә мәгыйшәт” газеталары чыга.

Шуның белән беррәттән көнүзәк мәсьәлә булып хәзерге вакытка кадәр гомумроссия ислам телевизион каналын булдыру тора. Әлеге медиапроект рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының милли мәдәниятен популярлаштырырга ярдәм итә алыр иде.

Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларына дини вакыйгаларны яктыртканда игътибарлырак булырга һәм һәр сүзне үлчәп язарга киңәш итәр идем. Бернинди дини нигезе булмаган көнкүреш конфликтларын кешеләрнең нинди диндә булулары белән бәйләү дөресме икән? Үзләре дә теләмичә дип ышанасы килә, журналистлар җәмгыятебездә милләтара һәм динара киеренкелекне арттыра. Этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын эшләп чыгару артык булмас дип уйлыйм", - дип белдерде мөфти.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе