Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленум утырышы үтте. Пленумда Татарстан имам-мөхтәсибләре, казыйлар, мөселман уку йортлары җитәкчеләре һәм нәзарәт структуралары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан Республикасында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Рамазан аеның барлык имамнар, мөхтәсибләр һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен бик җаваплы вакыт булуын билгеләп үтте: “Рамазан аеның фазыйләтләрен халыкка җиткерү, мөселманнарны ураза тотарга өндәү, изге гамәлләр башкару, зәкят түләү һәм мохтаҗларга сәдакалар бирү, тәравих намазлары, көндәлек ифтарлар, гает намазы һәм аз керемлеләргә ярдәм итү – әлеге эшләрне оешкан дәрәҗәдә үткәрү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм республика мөхтәсибләренең, һәрбер имамның Аллаһы ризалыгы өчен башкара торган төп бурычы булып тора”.
Пленум барышында Татарстанда Рамазан аен үткәрү тәртибе, аерым алганда Изге Рамазан аеның төгәл башлану көне, фитыр сәдакасы (Ураза бәйрәменә кадәр бирелә торган сәдака) һәм фидия күләме расланды.
2018 елда Рамазан аеның башлану көне 16 нчы майга туры килә, ә беренче тәравих намазын (Рамазан ае дәвамында укыла торган махсус намаз) Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 нче майдан ястүдән соң укый башлыйлар.
Фитыр сәдакасының минималь күләме – быел 100 сум күләмендә билгеләнгән, ә зәкәт бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән.
Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкәт түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.