Бүген “Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде

Бүген, ягъни 16 декабрьдә, Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Үзәк төбәге, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 16
Бүген, ягъни 16 декабрьдә, Казандагы "Ярдәм” мәчетенә Мәскәү һәм Үзәк төбәге, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде. Аны мәчет буйлап Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов озатып йөрде.

Әлбир хәзрәт ахшам намазына имамлык кылды, аннары мәчет хезмәткәрләре белән күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәген исе китеп карады. Аңа алар компьютер классын, массаж ясау кабинетын, күрмәүчеләрнең ятагын, ягъни тулай торагын, төрле әйберләр ясау урынын һәм уку бүлмәләрен күрсәттеләр.

Әлбир хәзрәт һәммәсен дә хозурланып, күрмәүчеләргә динебезне өйрәнү өчен шуның кадәрле шартлар тудырылуга сокланып карап чыкты. Ул аннары: "Безнең дә берәр төрле ярдәмебез тияр әле бәлки, дип уйлыйбыз. Аллаһы боерса, җәйгә Мәскәүдән кунаклар чакырып, аларга мондагы уңай эшләрне күрсәтеп, бер чара уздырырга кирәк булыр. Мин бит әле Иҗтимагый Палата Комиссиясе әгъзасы да. Аллаһының рәхмәтләре булсын барыгызга да”,-диде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе