
Бик күп шәкертләрне дә укытты ул. Безнең төркем 19 нчысы иде. Алар инде бүген үзләре укытучылык итәләр. Остазым күптән түгел бакыйлыкка күчсә дә, һаман бүген-иртәгә очрашырбыз шикелле. Әмма...
Остазымны бөтен Ислам дөньясы белә иде. Чөнки ул барлыгын, гомерен динебезнең хикмәтен аңлатуга багышлады. Аның барлыгы дәвам итә кебек, әйе.
Аның хәзер бөтен Африкада беләләр инде. Согуд Гарәбстанының бер хикмәт иясе, Әр-Риядтан атаклы, данлыклы гыйлем таратучы Рәшидә Исхакый исеменнән Африкада вакф фонды булдыру өчен зур суммада акча бирде. Ярдәм фонды түбәндәге проектлардан тора. Нур-Даглида һәм Кениянең Китали җирлегендә артезиан коелары төзелә. Ас-сафва, Куарамурзида Дар Ас-Сафва ятимнәр йорты төзелгән. Нигер җирлегендә тегермән, Маркез ибн Хольдунда җәмәгать ашханәсе сафка баскан. Качаклар өчен Ан-Нур лагеренда 28 операция һәм “Йәнбү' әл-хәйәт” хастаханәсендә 21 операция уздыру каралган. Мавританиядә әт-Та`а мәчете төзелгән. Үзебезгә дә Рәшидә Исхакыйның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе бар. Дөньякүләм мәшһүр абыстайның укуларын дәвам итәчәкбез, Иншаллаһ.
Әлмирә Һәдия, җәмәгать эшлеклесе.