Рәшидә апа без – яшьләргә - әни дә, кайгыртучан юлдаш та һәм таләпчән укытучы да булды - Вәсилә Рәхимова

Җиһанда Әниләр көне якынлашканда, күренекле мөселман журналисты, мөселман дин әһелләре турында бик күп китаплар авторы Вәсилә апа Рәхимова Рәшидә абыстай Исхакый турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 25. Фото:Вәсилә Рәхимова

Төпчек кызым Алсуның студент еллары иде. Ә олысы - Диләрә Мәскәүдә эшли иде инде. "Медина" газетасы чыгара иде бугай. Шуннан илдә Әниләр елы игълан ителде. Апасы Алсуга Рәшидә абыстай турында язма әзерләргә кушты. “Рәшидә абыстайның исеме Россия күләмендә яңгырарга бик лаеклы, кабатланмас Ана образы ул, андыйларны югары аудиториядә таныштырырга кирәк”, - диде Диләрә.

Алсуның газеталарга язып караганы юк иде. Кызым шундый зур шәхеснең образын тудыра, ачып бирә алырмы дип, аптырадым инде, бераз шүрләдем дә.

Алсу Рәшидә абыстай белән очрашты. Тыныч кына кайтты да язып җибәрде. Апасы бастырды. Фотограф Радик абый Әминевнең абыстай турында чыгарган җыентыкта Алсуның да язмасы бар, “Медина” газетасы дип күрсәтелгән. Һәм гадәттәге татар тарлыгы белән авторны күрсәтеп вакланмаган.

Алсу интервью алып кайтканнан соң, күп тә узмады, ниндидер чарада Рәшидә абыстай белән күрештем.

- И, синең кызыңмыни ул? Аңлап бетердеме икән соң? Мин сөйләгәнне тыныч кына тыңлады да тыңлады, кат-кат сорау бирмәде,- дип гаҗәпләнгәне хәтердә Рәшидә абыстайның. Аннан: "Аллаһ бәхетен ачык кылсын, хәерле бәндәсен чыгарсын юлына!" – дип, ак әбиләрчә, АНАЛАРЧА теләген җиткерде.

Рәшидә абыстай җурналистларга бик хөрмәтле иде. “Сез халыкка сүз ирештерүчеләр, хаклыкны, ислам динебезне газета-җурналларыгыз аша күрсәтүчеләр”, - дия торган иде. Рәшидә абыстайның 80 яшьлегенә мин шул сәбәпле эләктем.

"

РИУның зур бер залына абыстайның бөтен нәсел-нәсәбе, оныклары гаиләләре белән җыелганнар иде. Тантананы уртанчы кияве Сөләйман хәзрәт Зарипов үтә бер җылылык белән алып барды. Сокланырлык нәрсәләр күп булды абыстайның гомер бәйрәмендә. Әмма мине - үзем дә ике кыз бала үстергән әнине - гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы - абыстайның 5 киявенең дә Әни дип өзелеп торулары, хөрмәтле мөгамәләләре булды. “Кунак әз тора, күп сыный”, - диюләре хак. Журналист күзенә бигрәк менә шулар чалынды, күңелгә менә шушылар күбрәк кереп калды.

"

1997 елны ноябрь аенда Госман хәзрәт Исхакый җитәкләгән төркемдә гомрә хаҗы кылдык. Рәшидә апа, аның апасы Сөмәя, аның кызы һәм кызының кодагые, Гомәр абый Исхаков, Габдулла хәзрәтнең әнисе Саҗидә абыстай, бик матур итеп йөреп, гомрә кылып кайткан идек. Рәшидә апа без – яшьләргә - әни дә, кайгыртучан юлдаш та һәм таләпчән укытучы да булды. "Нигә иртәнге намазда күренмәдең?" - дип сорау алганы хәтердә. Аның күзе күпне күрә, күпне сизә иде шул.

Вәсилә Рәхимова.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе