
Бу төсләр белән уйнауда, материалның фактурасында, башкару техникасында, шрифтларны үзгәртүдә, геометрик формалар символикасында чагылыш таба. Һәр авторның үз үзенчәлеге, үз йөзе бар. Мәсәлән, Уфадан килгән Җәмил Әхмәтгалиевнең эшләре ачыклыгы белән аерылып тора. Кара җирлектә башкарылган эшләр тулы бер сәнгати образ кебек кабул ителә.
Хәзерге вакытта Төркиянең Кәйсәри шәһәрендә белем алучы Гөлназ Исмәгыйлеваның хезмәтләре үзенең орнаментлылыгы һәм геометрик формалар белән аерыла. Аның бер рәсеме “Гаиләм шәмаиле” бәйгесендә премия белән бүләкләнгән. Гөлназ Төркиядәге, Алжирдагы һәм АКШтагы бәйгеләрдә дә еш катнаша. Екатеринбургтан Айрат Хисмәтуллин төрле материаллар белән экспериментлар ясый, график сәнгать һәм рәсем сәнгате кебек башкару техникасында эшли. Күргәзмәдә катнашучыларның иң яше – Казандагы 2 нче лицей укучысы Айзат Минһаҗев шулай ук эксперименталь юнәлештә иҗат итә. Эшләрендә классик гарәп шрифтларын төрле стильләрдә куллана.
Римма Гатина.