
Быел күргәзмә Кабанарты мәчетенең яңадан эшли башлавына һәм “Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсенең 25 еллыгына багышлап уздырыла. Киләсе елга исә Исхак хаҗи Лотфуллинның вафат булуына – 10, Кабанарты мәчете оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылачак.
Борынгы шәмаилләр арасында борынгы татар шәмаилләре дә, гарәп илләреннән кайтканнары да бар. Гарәп илләреннән кайткан аеруча күләмле. Шундый шәмаилләрнең берсе туксанынчы елларда бер банкир тарафыннан бүләк ителгән. Аллаһның 99 исеме платинадан алтын өслек белән ясалган.
Күргәзмәдә шулай ук Исхак хаҗи Лотфулин шәкертләренең эшләре дә куелган. Элек “Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсе подвалында остаханә эшләп килгән. Анда шәкертләр агачтан уеп әйберләр ясаган.
“Хәзер без моны яңадан торгызабыз. Икенче катта кызлар өчен кием тегү урыны ачтык. Подвалда ремонт ясадык, хәзер балалар өчен агачтан уеп шәмаилләр ясауны оештырырга телибез”, - диде Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин .
. Римма Гатина.