Актанышта шәмаилләр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Актанышта Үзәк китапханәнең “Илһамият” клубы, район мөслимәләр берлеге белән бергәләп, шамаил техникасында эшләнгән картиналар бәйгесенә нәтиҗә ясап, “Ислам һәм милләт бизәге” кичәсе үткәрде.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 14. Фото:islam.ru

Хезмәтләр өч номинациядә бәяләнде: “Традицион татар шәмаиле”, ”Нуранилар” (дини эчтәлектә булмаган, татар орнаментлары белән бизәлгән картина), каллиграфия (гарәпчә матур язу).

“Шамаил” номинациясендә 9 яшьтәге балалар арасында беренче урынга - Сәрвәрова Йолдыз, икенче урынга - Кашапов Таһир, өченче урынга Кашапова Сөмбел чыкты. Гимазов Рәмзил махсус приз белән бүләкләнде.

“Шамаил” номинациясендә урта яшьтәге балалар арасында беренче урын - Сәрвәрова Зөһрәгә, Фазаелова Сөмбелгә, икенче урын - Гыймазова Раушаниягә, Гыймазов Иршатка, өченче урын Хаҗиева Эльмирага, Басыйров Тимурга, Фәррахова Таңсылуга бирелде. Гафуров Ринат махсус призга лаек булды.

“Нуранилар” номинациясендә укучылар арасында беренче урынга - Исхаков Сәйдәш, икенче урынга - Гафурова Румия, өченче урынга Насыйрова Таңсылу, Гыйбадуллина Илиза чыкты.

“Шәмаил” номинациясендә җиңүче укытучылар-студентлар дип Шәйдуллина Ләйлә, Нуриева Гөлзифа, Шәехова Эльмира, Гәраева Камилә билгеләп үтелде.

“Нурани” номинациясендә укытучылардан Кашапова Зөлфирә, Хәбибуллина Альбина җиңү яулады Махсус призга Фәттахова Лениза лаек булды.

Кичәне оештыручы “Илһамият” клубы җитәкчесе Резеда Гыйльмуллина район мөхтәсибәтенең, район “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының “Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.

Мәгълүмат Татарстан мөфтияте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе