Төркем җитәкчеләре эш нәтиҗәсенә бәяне хаҗиларыбыз фикереннән чыгып бирә алабыз - Рөстәм Батров

"ДУМ РТ Хаҗ" программасы җитәкчелеге Гашурә көне хөрмәтеннән “Регистан” ресторанында хаҗилар, медицина хезмәткәрләре, төркем җитәкчеләре – хаҗны оештыруга өлеш керткән кешеләр катнашында очрашу уздырды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 12. Фото:dumrt.ru

Кунаклар итеп Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Рәфыйк Мөхәммәтшин чакырылган иде. Кичә изге Коръәннән сурәләр уку һәм дога кылу белән башланып китте.

Рөстәм Батров сүзләренчә, хаҗ – һәр мөселман тормышындагы мөһим сәфәр. “Аллаһы Тәгалә хаҗыгызны кабул итсен”, - дип, мөрәҗәгать итте ул хаҗиларга.

“Бүген безнең арада үзләренә йөкләнгән вазифаны менә дигән итеп үтәгән төркем җитәкчеләре дә бар. Аларның эш нәтиҗәсенә бәяне без хаҗиларыбыз фикерләреннән чыгып бирә алабыз. Хаҗилар быел хаҗның тыныч узуын һәм оештыру мәсьәләләренең тиешле дәрәҗәдә булуын әйтә. Без "ДУМ РТ Хаҗ" программасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез”, - диде Р.Батров.

Хаҗилар, аларны озата барган төркем җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре дә кичә барышында хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклашты, рәхмәтләрен әйтте.

Билгеле булганча, быел Татарстаннан хаҗга 900 кеше барды. Аларның унсигезе – хаҗ йолаларын һәм гарәп телен яхшы белгән төркем җитәкчеләре.

Кичә күмәк дога кылу белән тәмамланды.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе