Мәликә Гыйльметдинова: "Күрмәүчеләрне хаҗга озата баручылар якын дус та, оста психолог та булырга тиеш"

Күрмәүчеләрнең хаҗын оештыру белән бәйле шушы әңгәмәне әзерләгән вакытта сөекле Пәйгамбәребезнең "Сезгә Аллаһның ярдәме мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аша килер” дигән хәдисенә юлыктым. Быел Казандагы “Ярдәм” милли хәйрия фонды быел начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче дүрт мөселманга хаҗ кылырга ярдәм итте. Аларны хаҗга Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре озата барды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 11. Фото: Малика Гельмутдинова

Әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова белән әңгәмәбез - күрмәүчеләрнең хаҗын оештыру үзенчәлекләре турында. Без хаҗиларның бу кешеләргә мөнәсәбәте, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озата баручыларның нинди сыйфатларга ия булырга, һәркайсының, берникадәр дәрәҗәдә оста психолог булырга тиешлеге һ.б. турында сөйләштек.

Күрмәүчеләрнең хаҗы кабул булса, безнеке дә кабул була

- Мәликә ханым, сез хаҗга берничә тапкыр барган кеше. Быелгы хаҗ башка елдагылардан берәр ягы белән аерылып тордымы?

- Әйе, аермасы бар. Хәтта бик зур дип әйтер идем. Бу хаҗны оештыру мәсьәләләренә кагыла. Мәсәлән, узган елларда кунакханәләр “Әл-Харам” мәчетеннән ерак урнашкан иде. Быел исә автобуслар белән йөрткәч, бик җиңел булды. Без "Әл-харам" мәчетеннән өч километрда урнашкан Әл-газизия дигән җирлектә яшәдек. “Әл-Харам” мәчетенә ике сәгать саен автобус йөреп торды. Быел хаҗ ничек үтәр дип, бик куркып тордым. Ник дигәндә, күрмәүчеләрнең кәефләре бик тиз үзгәрә, юктан гына да кәефләре китәргә мөмкин. Алар тиз рәнҗи, һәр сүзгә үпкәли, авырый, күп нәрсәгә әзер түгелләр. Шуңа күрә җайларыннан гына торырга кирәк. Хаҗда бар йоланы да җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бер генә эшне дә дөрес эшләмәсәң, бер генә тәртибен үтмәсәң дә, хаҗың кабул булмый. Аларның хаҗы кабул булды исә, безнеке дә кабул була. Шуңа күрә хаҗны тырышып үтәргә кирәк. Авыр булса, Аллаһы Тәгалә Үзе башка яктан җиңеллеген бирә. Быел без хаҗга “ДУМ РТ ХАҖ” компаниясе белән бардык. Башка елларга караганда, шартлар күпкә яхшырак булды. Алдагы елларда инвалидлар өчен бернинди дә шартлар юк иде.

- Сез инвалидлар өчен шартлар дигәндә, нәрсәне күз алдында тотасыз?

- Быел төркем җитәкчеләребез күрмәүчеләр өчен бөтен шартларны тудыру өчен бик тырышты. Кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген гел әйтеп: “Сезгә нинди ярдәм кирәк?” - дип кенә тордылар. Кая барсак та, иң беренче безне үткәрделәр. Автобуска иң беренче итеп безнең инвалидларны утырттылар. Хаҗда автобус белән күп йөрергә кирәк. Шундый рәхәт булды, әлһәмдүлилләһ. Авырлыклар хәтта сизелмәде дә. Бөтенесе безгә карата бик игътибарлы булды. Күрмәүчеләрне аңлап кабул иттеләр.

Инвалидлар өчен тагын нинди шартлар булырга тиеш дигәндә, мин кунакханәдәге бүлмәдә бәдрәф һәм ванна бергә булырга тиеш, дип әйтер идем.

- Согуд Гарәбстаны ягыннан хаҗны оештыручылар күрмәүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә аламы? Алар өчен хаҗ кылганда аерым шартлар тудырыламы?

- Юк, анда бөтенесе бер. Инвалид булса да, булмаса, һәр кешегә бер төрле караш. Алар гади хаҗи буларак кабул ителә.

Фотосурәт: dumrt.ru

- Мәликә ханым, хаҗга, күрмәүчеләр генә түгел, колясочниклар да килә бит әле. Аларга нинди караш?

- Аларга бик авыр булды, әлбәттә. Шулай да колясочниклар бик тырышып йөрде. Без торган кунакханә бик уңайлы иде: колясочникларга керү өчен пандуслар да, менү-төшү өчен лифтлары да бар иде.

- Ә менә хаҗ кылганда, инвалидларга нинди мөнәсәбәт булды? Сез үзегез дә күрмәүче мөслимәне озата бардыгыз дип беләм...

- Хаҗ кылучылар арасында төрле кеше бар, әлбәттә. Хөрмәт белән караучылар да, булышырга атлыгып торучылары да, күрмичә узып китүчеләре дә бар. Хаҗга нинди ният белән барганнар шул ният белән йөриләр инде.

- Хаҗ вакытында шайтанга таш ату йоласы бар. Ул йола күзләре күргән кешедән дә бик игътибарлы булуны сорый. Ташны ялгыш башка кешегә тидермәскә, сак булырга кирәк. Ә күрмәүчеләр бу йоланы ничек үти алды?

- Минем белән килгән Хәдичә апа таш атарга бармады. Аның өчен ташны үзем аттым. Безнең белән барган башка күрмәүчеләр исә ташны үзләре атты. Фәнис белән Илфат, үз аякларында йөреп, бөтен йолаларны үзләре үтәде. Аларга: "Менә шушы тарафка ат", - дип, өйрәтеп торып, ташны аттырдылар.

- Фотосурәтләрдә Кәгъбәтулланы таваф кылганда кешенең бик күп икәнлеген күрәбез. Күрмәүчеләргә анда да җиңел булмагандыр...

- Әйе, анда кеше бик күп. Төрлечә була, таптап та китәргә мөмкиннәр. Күзе бармы-юкмы, инвалидмы, түгелме дип, карап тормыйлар. Һәр кеше алга баруын белә. Без дә алар арасында йөрдек. Аллаһыга мең шөкер, безне Үзе саклады, хаҗны үтәп чыктык. Шулай да, гел яланаяк йөргәч, ир-атларның аяклары авыртты. Әмма алар сер бирмәде, сабыр итте. Күрмәүчеләргә бик авыр булды, ләкин алар аны-моны сиздермәде. "Бәлки сез бармассыз? Үзебез генә барып килик", - дисәк тә, алар: "Юк-юк, үзебез барабыз", - дип торды. Алар башыннан ахырына кадәр бөтен йолаларны шартына туры китереп үтәргә тырышты.

Фотосурәт: yardem.ru

- Хаҗдан кайтучылар: "Мин шундый хис кичерәм, аны хәтта аңлатып та булмый", - диләр. Нинди хис микән ул?

- Хаҗга беренче тапкыр барганда, менә шундый хис була. Ул шундый хис: аны хәтта аңлатып та булмый...

Сабырлык сорап, “Әл-гаср” сурәсен укыгыз яки хаҗның авырлыгы кайчан була?

- Мәликә ханым, тәҗрибәле белгеч буларак, сез күрмәүчеләрне хаҗга озата барган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Әгәр дә сез әлеге эшкә алынгансыз икән, бик нык сабыр булырга, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бу кешеләргә кычкырырга да, авыр бәрелергә дә ярамый. Аллаһы Тәгаләдән гел сабырлык сорап, Аның рәхмәте белән, эшне башкарып чыктык. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен дип, анда гел "Әл-гаср" сурәсен укып йөрергә кирәк. Кешегә инвалидлык юкка бирелми. Әгәр аның бер органы эшләмәсә, бөтен нерв системасы эштән чыга. Аларның тик торганда да кәефе китәргә мөмкин.

- Хаҗда тынычсызланырга ярамый бит...

- Әйе. Шуның өчен аларның җаеннан гына торырга тырышасың. Чөнки төрле вакытлар була. Күрмәүчеләргә хаҗ вакытында читенрәк, кешеләр өере аны анда-монда алып атарга мөмкин. Шуңа күрә күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне хаҗда булып кайткан, тәҗрибәле хаҗилар озата бара да инде. Алар күрмәүчеләрне: "Анда кеше бик күп, сабыр итәргә, борчылмаска кирәк", - дип тынычландыра.

Кешегә хаҗны гомерендә бер генә тапкыр кылырга насыйп булырга мөмкин. Бу кеше хаҗны ахырына кадәр, бөтен кагыйләрен үтәп, җиренә җиткереп кылсын, үкенечкә калмасын, “хаҗым кабул булдымы инде, юкмы?” - дип, өзгәләнмәсен өчен, аңа озатучы бирәбез дә инде.

Фотосурәт: Мәликә Гыйльметдинова

- Теге яки бу йоланы башкарыр алдыннан да, сез үзегез алып килгән кешегә аңлату эшләре алып барасыз инде...

- Әйе, нәкъ шулай. Мәсәлән, бүген шундый-шундый йоланы үтибез, аның шартлары бар, бу шартларны, һичшиксез, үтәргә кирәк, дибез. Ул шартларны үтмәсәң, хаҗ кабул булмый, дибез. Хаҗга барганчы, Хәдичә апага кемдер үгет-нәсыйхәт бирсә, кемдер: "Кая барасың, сине таптап бетерәләр, анда күзле кеше дә йөри алмый", - дип, куркытып куярга да өлгергән икән. Шуңа күрә ул хаҗга курка-курка гына барды. Хаҗның бөтен йолаларын үтәп бетергәч, саубуллашу тавафын башкаргач: "Хаҗның авырлыгы кайчан була соң аның?" - дип сорады.

Төркем җитәкчебез безгә зур таяныч булды

- Мәликә ханым, мәсәлән, сез иртәгә юлга кузгаласыз, ди. Хаҗга беренче тапкыр гына бармауга карамастан, һаман да борчыласыз, дулкынланасызмы?

- Мин күрмәүчеләр белән инде унбиш еллап эшлим. Алар белән еш аралашып, психологиясен өйрәнгәч, күрмәүчеләрне хаҗга озату бару минем өчен алай ук авыр түгел. Башка кешеләргә авыррак булыр дип уйлыйм. Әгәр дә син күрмәүчене хаҗга озата бару кебек зур җаваплылыкны үз өстенә аласың икән, Аллаһы Тәгалә каршында бу кеше хаҗдан өенә кайтып кергәнче җаваплы буласың. Ул авырмасын да, зыян да күрмәсен, хаҗның бөтен йолаларын да җиренә җиткереп үтәсен. Син үзең җүнләп йокы күрмәскә дә мөмкинсең. Ул: "Ах", - диюгә, торып утырасың инде.

Ике кеше өчен җаваплылык тоеп, менә шулай йөреп кайттык инде. Бу кешенең хаҗы да, үземнеке дә кабул булсын дип тырыштым.

<Без - "Ярдәм" мәчетеннән баручылар - бик дустанә, хаҗ кылганда да бердәм булдык. Безгә бик шаккаттылар. Безгә бик зирәк җитәкче туры килде. Яшь булуына карамастан, зур таяныч булды. Ул, һәрдаим: "Борчылмагыз. Аллаһы боерса, барысы да әйбәт булыр", - дип, кайгыртып, тынычландырып торды. Безгә бөтен дә яктан да бик җайлы булды. Аллаһы Тәгалә барлык юлларны ачты, ярдәмен бирде.

- Димәк, күрмәүчеләрне хаҗга озата баручылар психологияне дә бик яхшы белергә тиеш?

- Әйе, һичшиксез. Кем дә булса инвалидны (ул күрмәүче булсынмы, колясочник булсынмы) хаҗга алып барам, ди икән, озата баручыга психологик яктан да, физик яктан да әзерләнергә кирәк. Бу кеше синнән канәгать калырга тиеш.

- Психологик яктан әзерләнергә кирәк, дигәндә, озата баручыларга махсус әдәбият укыргамы, бу кеше белән хаҗга барганчы даими аралашып торыргамы?

- Әйе, бу кеше белән гел сөйләшеп торырга, нәрсәләр яратуын, аңа ничек җайлы булуын белешергә кирәк. Хаҗга баргач, бу кеше белән талашып йөрү бер дә җүнлегә илтми. Озата барган кешенең дини гыйлеме дә булырга тиеш. Чөнки хаҗ йолаларын үтәгәндә, барысын да тәфсилләп аңлатып, өйрәтеп барырга кирәк. Син алып барган кеше, атлаган саен, нәрсә эшләргә кирәген белергә тиеш.

- Күрмәгәч, алар хаҗның аурасын тоядыр инде, әйеме?

- Юк. Аларны хаҗга Казанда ук әзерләргә кирәк. Очкычка утырганда ук, кеше үзенең хаҗ кылырга баруын, олы юлга чыгуын аңларга, эчтән әзер булырга тиеш. Хаҗның экскурсия түгеллеген, олы бер гыйбадәт икәнлеген аңлау мөһим. Кеше хаҗга бара икән, аны кабул булырлык итеп үтәргә кирәклеген белергә тиеш.

Фотосурәт: yardem.ru

- Хаҗ кылган вакытта сезнең инвалидларны алып килгән башка кешеләр белән очрашканыгыз, фикер алышканыгыз бармы?

- Безнең Попечительләр советы әгъзасы быел ДЦПлы бер кешене, аның әнисен алып барган иде. Үзенең әнисе дә алар белән иде. Ул аларның бөтенесен озатып йөрде. ДЦПлы егет үзе йөри алмагач, безнең попечительгә аны кулыннан тотып йөртергә туры килде. Сөбеханаллаһ, әллһәмдүлилләһ! Мин аларның, бик тырышып, хаҗ йолаларын җиренә җиткереп үтәргә тырышуын күрдем. Бик гыйбрәтле хәлләр инде...

- Әле күптән түгел генә, "Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланыр алдыннан, имам-хатыйп Илдар хәзрәт Баязитов: “Без бергәләп алып барган эшчәнлек социаль хезмәт итү булып тора. Аның өчен Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә, һичшиксез, әҗерен бирәчәк”, - дигән иде. Күрмәүчеләрне, инвалидларны хаҗга алып бару, озатып йөрү дә - шул хөкемнән бит инде...

- Әйе. Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Миңа: "Син ничек йөреп кайттың, авыр булдымы?" - дип сорыйлар. Мин шулкадәр авырлык күрдем дип әйтә алмыйм. Аллаһы Тәгалә Үзе җаен китерә ул. Без алып барган барган кешеләр бездән разый булсын, хаҗлары кабул булсын иде.

ФИКЕР:

Без Казандагы “Ярдәм” милли хәйрия фонды ярдәмендә хаҗга баручы башка хаҗиларның фикерләрен дә белештек.

Хәдичә Әмирова (күрмәүче):

- Мин үземнең никадәр бәхетле һәм рәхмәтле икәнлегемне әйтеп тә бетерә алмыйм. Изге җирләр белән саубуллашканда, күз яшьләремне тыя алмадым. Тәэсирләрдән күңелем тулып таша. Хаҗга баруым һәм исән-имин әйләнеп кайта алуым белән бәхетлемен.

Ренат Нуриев:

- Мин хаҗга Фәнис Миңгәрәевне озата бардым. Ул инде хаҗда берничә тапкыр булган кеше. Шуңа күрә кайвакытта, мин аны түгел, ул мине озатып йөри кебек тоелды. Ак таяклы кешене күрү белән, Россиядән килгән хаҗилар да, аэпорттагы таможня хезмәткәрләре дә, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә яшәүчеләр дә безне чиратсыз, беренчеләрдән уздырырга тырышты. Төркемебез җитәкчесе дә безгә уңайлы шартлар булдыру өчен бөтен көчен куйды. Шуңа күрә авырлыклар да булмады. Мин күрмәүче кешене хаҗга озата баруыма, аңа ярдәм итә алуыма шатмын. Аллаһы Тәгалә моның әҗерен бирермен дигән бит.

Фотосурәт: yardem.ru

Фәнис Миңгәрәев (күрмәүче):

- Быел хаҗны аеруча яхшы оештырылган иде. Бер-береңне таптау, бер-береңә комачаулау булмады. Чөнки йолаларны үтәү вакытлары төгәл билгеләнгән, хаҗ кылучыларга җайлы итеп эшләнгән иде. Мине Ренат Нуриев озата барды. Хаҗга башка елларны да баргач, Аллаһыга шөкер, күп өлешен инде таныйм, хәтерлим. Шуңа күрә җайлы булды. Әмма авырлыкларсыз да булмый. Аллаһы Тәгалә шушы хаҗны авырлык йөзеннән бирә. Ни өчен? Гади тормышыңның кадерен аңлый башлау өчен. Мин хаҗга барырга җыенучыларга саулык-сәламәтлекне сакларга, күп йөрер өчен аякларын чыныктырырга, эсседән курыкмаска киңәш итәр идем.

Хаҗга беренче елны барган вакытта бер хәзрәт безгә: “Исемегез ничек?” - дип, сорау бирде. Без инде: “Фәлән, фәлән”, - дип җавап бирә башладык. Хәзрәт, бераз гына көтеп торды да: “Туктагыз. Сез хәзер үз исемегезне онытыгыз.Сезнең исемегез Хаҗи”, - диде. Шуннан: “Фамилиягез кем?” – дип сорады. Без тынып калдык. Шуннан хәзрәт, бераз торды да: “Сабыр”, - диде. Аннан соң: “Сез анда кем буларак барасыз? Экспертмы? Юк, сез Аллаһы Тәгаләнең кунаклары. Ә кунак кеше нинди була? Тыйнак була. Хуҗа биргән өлешкә риза булып, аның кушканын үтәргә тырышучы, аңа ярыйм диюче кеше - чын кунак. Менә сез, кешенең кунагы гына түгел, Аллаһның кунагы буларак барасыз”, – ди. “Шуңа күрә авырлыкларга игътибар итеп, булганына шөкер итегез, Аллаһы Тәгалә биргәнне чын күңелегездән кабул итеп алып, шуңа инаныгыз”, - диде. Бу фикер беренче тапкыр барганда да, 2015 елда гомрә кылганда да, быел да миңа бик зур ярдәмче булды. Бер авырлык төшсә яки бәхәс килеп чыкса: “Мин кем? Хаҗи. Фамилиям кем? Сабыр. Мин эксперт түгел, Аллаһның кунагы”, - дия идем дә китә идем. Бөтен гамәл шуның эченә сыйган. Аллаһыма мең шөкер: шушы гамәлләр - тормышның тәмен, ләззәтен аңлау өчен бик зур файда.

Мин хаҗга барган саен, үзем өчен яңалык ачам. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә: “Бу тормышны елга рәвешендә иге-чиге булмаган нигъмәтләр белән яраттык”, - дип әйткән. Син хаҗны Аллаһы Тәгаләнең бер бәрәкәте икәнлеген аңлыйсың. Хаҗдан, яңа хисләр тоеп, күңелеңне чистарта алу урыны икәнлеген аңлап кайтасың. Иң мөһиме – хаҗда кылынган догаларның кабул булуы. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә кайсысын – шундук, кайсысын ел дәвамында, алдагы елларда тормышка ашыра. 2014 елда, әлһәмдүлилләһ, хаҗлар кылгач, без Мәдинә шәһәренә Пәйгамбәребез мәчетенә килдек. Анда яшел келәмнәр җәелгән Әр-Раудатуль шәриф дигән җир бар. Мөхәммәд (с.г.в.нең) “шушы җирне генә җәннәтнең бер почмагы дип санарга мөмкин” дигән сүзләре бар. Шул урында намаз укыганда, дөнья сүнгән кебек тоела, анда рәхәтләнеп, ләззәткә бирелеп намаз укыйсың. Күздән яшь ага. Шушында намаз укыганда, мин үземә дәлил буларак, Аллаһы Сөбеханәкә Тәгаләдән: “Әй Раббым, хаҗ кылырга насыйп иттең. Расүле Мөхәммәд галәйһиссәламне төшемдә күрергә насыйп итсәң иде”, - дип сорадым. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә миңа Мөхәммәд галәйһиссәламне төшемдә күрергә насыйп итте.

Илфат Гыйниятуллин (күрмәүче):

- Мине хаҗга Альберт Федоров озата барды, аңа бик рәхмәтлемен. Альберт хаҗда берничә тапкыр булган. Шуңа күрә бөтен нәрсәне алдан белеп, сөйләп-аңлатып барды. Мин хаҗ кылуның бер читенлеген дә тоймадым, күрмәсәм дә, бөтен нәрсәне күреп йөрдем. Без - "Ярдәм" мәчетеннән баручылар - төркем белән бик йөрмәдек тә. Җитәкчебез Рамил хәзрәт безне Альбертка ышанып тапшырды. Берсендә шулай дүртәүләп таш атып кайттык. Ә ташны өйләдән соң гына атасы булган икән. Шуннан соң без, җитәкчеләргә әйтмичә генә, кичен ташны тагын бер тапкыр атып кайттык. Без анда шундый җиңел йөрдек. Корбан бәйрәме көнне башта 3 километр йөреп таш атып кайттык, аннан "Әл-харам" мәчетенә кадәр 7 километр бардык, Кәгъбәтулла тирәли 7 тапкыр әйләндек, 7 тапкыр Сафа белән Мәрва тавын үттек. Аннан соң кунакханәгә 4 километр җәяү кайттык. Барысы бергә 28 километр юл үткәнбез икәнбез. Ә бер генә километр юл узган кебек инде үзе. Аллаһы Тәгалә үзенең җиңеллеген бирде. Менә шунда Аның кодрәтенә ышана башлыйсың инде.

Хаҗда профессоры да, шахтеры да, ак тәнлесе дә, негры бертигез, кигән киемнәребез дә бер төсле. Сине таптыйлармы, таптамыйлармы, этәләрме-төртәләрме - боларның берсе турында да уйламыйсың. Миллионлаган кеше гөҗ килә. Син үзеңдә ниндидер бер рәхәтлек сизәсең. Аны хәтта аңлатып та булмый.

Анда: “Бөтен гөнаһ капчыкларын бушатып кайтасың”, - дип әйтәләр бит инде. Таш аткач, без аны баганадагы шайтанга атабыз дип уйлый идек. Ә монда эчеңдәге гөнаһларыңны таш белән чыгарасың икән. Менә шуларны аңлап, син хәзер инде үзеңне икенче дәрәҗәдә итеп хис итәсең. Хаҗи исемен акларга кирәк, дисең. Хаҗга барырга ярдәм күрсәткәне өчен, Илдар хәзрәткә (Баязитов – ред.) бик зур рәхмәт.

Әңгәмәне Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе