Утырыш барышында Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе вазыйфаларын башкарган Йосыф Дәүләтшин үзенең 12 еллык эшчәнлеге турында хисап тотты.
Мөфти Йосыф Дәүләтшинга намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең планнарын һәм проектларын тормышка ашыруда аның ярдәм итүенә ышаныч белдерде.
Аннан соң Камил хәзрәт, нәзарәтнең Уставына нигезләнеп, Түбән Кама шәһәре һәм районының мөхтәсибәт җыелышына Салих (Динар) хәзрәт Ибраһимов кандидатурасын имам-мөхтәсиб буларак тәкъдим итте. Моңа кадәр Салих (Динар) хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб урынбасары вазыйфаларын башкарды.Сайлау нәтиҗәләре буенча Салих хәзрәт имам-мөхтәсиб булып сайланды.Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.