Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе вазыйфасына яңа кандидат тәкъдим ителде

Моннан берничә көн элек Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтенең уставына нигезләнеп, үбән Кама районында имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкарган Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның кандидатурасын мөхтәсибәт җыелышында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе буларак хупларга тәкъдим иткән иде.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 30. Фото:dumrt.ru

Бүген Түбән Камада имам-мөхтәсиб сайлаулары үтә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Уставына нигезләнеп, Түбән Кама шәһәре һәм районының мөхтәсибәт җыелышына Салих (Динар) хәзрәт Ибраһимов кандидатурасын имам-мөхтәсиб буларак тәкъдим итте. Моңа кадәр Динар хәзрәт Түбән Кама мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб урынбасары вазыйфаларын башкара иде. Сайлауларның нәтиҗәләре хакында ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте өстәмә хәбәр бирәчәк.

Моннан берничә көн элек Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтенең уставына нигезләнеп, Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның кандидатурасын мөхтәсибәт җыелышында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе буларак хупларга тәкъдим иткән иде. Моңа хәтле ул Түбән Кама районында имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкарды, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе