Колониядәге мөселманнар Татарстан Диния нәзарәте һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының, узган еллардагы кебек, изге Корбан бәйрәме алдыннан ярдәм итүенә һәм үзләренең дин кардәшләре белән бергә корбан итеннән авыз итә алачагына өмет итүен әйтте.
“Сезнең ярдәмегез һәм кайгыртучанлык күрсәтүегез безгә саф һава кебек кирәк. Без иректә булган мөселманнарның безне кайгыртуларын һәм хөрмәт итүләрен тоеп яшибез. Бу безгә холкыбызны төзәтү юлында тагын да тырышлык күрсәтергә һәм иреккә чыккач якты киләчәккә өметләнергә мөмкинлек бирә”, - ди колониядәге мөселманнарның берсе.