Әлеге инициатива авторы сенатор Антон Беляков билгеләп үткәнчә, Россиядә кыралак ана хезмәтләрен күрсәтү граждан-хокук килешүе буенча алып барыла. Ул якларның вазыйфаларын һәм хокукларын билгели, әмма аларның мәҗбүри үтәлергә тиешлеген максат итеп куймый.
“Кагыйдә буларак, баланың авыру булып тууы яки корсакта килеш үлүе хезмәтләрнең тиешле рәвештә күрсәтелмәү нәтиҗәсе буламы-юкмы һәм бу очраклар килешүне өзәргә сәбәп буламы-юкмы икәнлеге аңлашылып бетми. Кыралак ананың баласын заказ биргән ата-аналарга тапшыру өчен хәтта уллыкка алу процедурасы да таләп ителми”, - дип аңлатты ул.
Моннан тыш Россиядәге көмәнле хатын-кызлар хезмәтенә күбрәк чит илләрдә яшәүче парлар мөрәҗәгать итә. Россия “бала тудыру туризмы” үзәкләренең берсенә әйләнә бара. А.Беляков билгеләп үткәнчә, күпсанлы фәнни тикшеренүләр бала корсакта чакта аның әнисе белән элемтәсе нык була. Бала тугач, әнисеннән аерыла икән, ул бик каты тетрәнү кичерә һәм башка начар нәтиҗәләр дә булырга мөмкин, дип яза ислам.ру.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык