Ислам дине бу мәсьәләгә ничек карый? Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның “Гаилә һәм мәктәп” журналына биргән аңлатмасыннан диннең моңа каршы икәнлеге ачыктан-ачык аңлашыла.
“Никахсыз сабыйлар зинадан туган санала. Суррогат ана тапкан бала да зинадан туа, чөнки аның атасы белән тудырган анасы никахлашмаган була”, - ди ул.
Исламда бу гамәл тыела, чөнки түбәндәге каршылыклар бар:
- бала тудырган анасыннан тартып алына;
- нәселе кемгә караганы билгеле түгел;
- никахсыз туа.