
Әлеге документта хатын-кызларны сөннәтләүгә “җенси билгегә карап, дискриминацияләүгә нигезләнгән гарипләндерү формасы” дип атама бирелә.
“Кагыйдә буларак, “хатын-кызны сөннәтләү” корбаннары - кече яшьтәге кызчыклар. Алар, кече яшьтә булулары сәбәпле, гариплеккә китерә торган процедурага каршы тора алмый. Моңа бәйле рәвештә, әлеге хәлгә юк куючы өлкәннәр эшләгән эшләре өчен үтә дә җаваплылык тоярга тиеш”, - диелә закон проектының аңлатма язуында.
Бу атна башында “Россия буенча хокук инициативасы” фонды хокук яклаучылары доклад бастырып чыгарды. Әлеге докладта Дагыстан авылларында әле һаман да хатын-кызларны сөннәтләү дәвам ителү, бу процедураның күп илләрдә тыелуы хакында әйтелә. Фонд китергән мәгълүматлар буенча, операцияләр нигездә көнкүреш шартларында ясала һәм еш кына кызчыкларда һәм хатын-кызларда психологик проблемалар китереп чыгара.
Россия Мөфтиләре советында хатын-кызларны сөннәтләү гадәтен тәнкыйтьләп, аның нигездә Африка халыкларына хас “этник” (дингә кагылышлы түгел) гореф-гадәт икәнлеген билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә Би-би-синың рус хезмәте.