Хатын-кызны сөннәтләү генә азгынлыкны киметерме?

Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турындагы язмаларда хатын-кызларны сөннәтләү турында бер генә мисал да китерелми. Мөхәммәд пәйгамбәр 4 кызының берсенә дә мондый операцияне ясамаган, диелә. Мөхәммәд Сәйид Тантави һәм Юсуф әл-Кардави шулай ук медицина белгечләре дә үз фикерен әйтергә тиеш дип белдерә.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 22. Фото: ria.ru

Бер атна дәвамында Россия күләмендә җәмәгатьчелек, шул исәптән, диние дә, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәк рәисе, Төньяк Кавказ мөфтие Исмәгыйль Бердыев “барлык хатын-кызларны сөннәтләргә кирәк, азгынлык кимер иде” дигән фикере турында бәхәсләшеп, ду килеп яшәде. Без, бу хәлләргә күзәтү ясап, мәсьәләне дини, медицина һәм закон ягыннан карыйбыз.

Әлбәттә, соңрак Бердыев үз сүзләреннән кире кайткан. “Мин хатын-кызларны сөннәтләргә өндәмим. Исламда бу хакта сүз юк. Мин бары тик җенси азгынлык проблемасы белән нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген генә әйтәм”, - дигән.

Баштарак Исмәгыйль Бердыев Дагыстанның кайбер торак пунктларында сөннәтләү башкарыла, һәм хатын-кызларның сексуальлеген киметергә кирәк дип билгеләп үткән. “Бу барлык хатын-кызларга карата кулланылса, яхшы булыр иде. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны бала тудыру һәм тәрбияләү өчен яраткан. Ә моның аңа бернинди мөнәсәбәте юк. Хатын-кыз аңа карап кына бала табудан туктамаячак. Ә менә азгынлык кимер иде”, - дигән булган ул.

Хатын-кызны сөннәтләү – мәңгелек мәсьәлә

Әлеге проблеманы өйрәнү һәм Интернетта дөнья күргән материаллар белән танышу вакытында “сөннәтләү мәсьәләсе” турында бәхәсләрнең беркайчан да тынып тормаганлыгын күрәсең. Моннан берничә ел элек мин үзем дә Азия илләре белән бәйле кайсыдыр журналда (кызганыч, исеме истә калмаган) Африка илләрендә мондый сөннәтләүне тәфсилләп тасвирлаган мәкаләгә юлыгып, язма геройлары булган, канга баткан кечкенә кызчыкларны җәлләп утырганым хәтердә. Әлеге язма герое үзе, үсеп җитеп кияүгә чыккач, әлеге сөннәтләүнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйли: физик һәм психологик яктан имгәнеп калып, гомеренә җитүен бәян итә. Еллар узу белән, хокук яклаучы булып җитешкән әлеге ханым, үз балаларын беркайчан да үзләрен генә Африка авылларына җибәрмәвен әйтә, чөнки шул авылларның берсендә аның үз “башына да җитәләр”.

Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәк рәисе, Төньяк Кавказ мөфтие Исмәгыйль Бердыевның “барлык хатын-кызларны сөннәтләргә кирәк” сүзе зур яңгыраш алу белән, “Россия буенча хокук инициативасы” фондының Дагыстандагы авылларда әлеге проблеманы өйрәнеп-тикшерүе һәм доклад әзерләве билгеле булды. Әлеге докладта Дагыстан авылларында әле һаман да күп илләрдә тыелган процедура - хатын-кызларны сөннәтләү дәвам ителү, бу процедураның күп илләрдә тыелуы хакында әйтелә.

Фонд китергән мәгълүматлар буенча, операцияләр нигездә көнкүреш шартларында ясала һәм еш кына кызчыкларда һәм хатын-кызларда психологик проблемалар китереп чыгара. Би-би-синың рус хезмәтенә әлеге фондның өлкән юристы Юлия Антонова хәбәр иткәнчә, алар булган авылларда хатын-кызларны сөннәтләү турында сөйләргә атлыгып тормаганнар. “Гомумән алганда, җирле хакимиятләр бу практикага каршы торырга әзер. Шул ук вакытта ул кайбер мөселман әһелләре тарафыннан хуплана”, - дигән ул. Исмәгыйль Бердыев та “Говорит Москва” радиостанциясенә биргән интервьюсында: “Бу (хатын-кызны сөннәтләү) хатын-кызларның дәртен басу өчен эшләнә. Ул сәламәтлеккә зыян салмый”, - дип белдергән.

Бу тема мөселманнарны “пычрату” өчен махсус кузгатылды дигән фикер дә бар. Мәсәлән, мәгълүмати технологияләр белгече Максим Шевченко: ... «Дагыстанда хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп. Әмма мондый проблема, күпләп халыкны бу эшкә тарту күренеше юк. Әгәр ниндидер ваххабчылык секталары бар икән һәм кайдадыр әлеге эш эшләнә икән, бу инде җинаять”, - дигән ул “ВЗГЛЯД” газетасына, хокук саклаучыларның Дагыстанда хатын-кызларны сөннәтләү практикасы турында докладын шәрехләп.

Дин кушамы-юкмы?

“Хатын-кызларны сөннәтләргә кирәк” дигән сүз дин әһеле авызыннан чыккач, моңа карата үз фикерләрен дә иң беренче булып дин әһелләре белдерде. Бер ишеләре бу процедураның Исламга кадәр булуын, Ислам кануннары өчен ят икәнлеген, аның, нигездә, Африка халыкларына хас “этник” (дингә кагылышлы түгел) гореф-гадәт икәнлеген билгеләп үтсә, икенчеләре аның Шәригатьтә булуын, әмма көчләп тагылмавын, сайлап алу-алмауның һәркемнең үз эше булуын белдерде. Аллаһы Тәгалә, гомумән, кешегә зыян салуны тыя, хәтта сүз белән дә. Ә монда тән гариплегенә китерә торган очраклар турында сүз алып барыла.

Дин әһеле тарафыннан бер фикер әйтелде икән, моның турында Коръәндә һәм хәдисләрдә ничек әйтелгән икән дип карый башлыйсың бит инде. Би-би-синың рус хезмәте РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясовның хатын-кызларны сөннәтләү турында сахих хәдисләр булмавын әйтә.

Татарстанда Коръәнне өйрәнү үзәге директоры, мөфти Фәрит Сәлмән Би-би-синың рус хезмәтенә белдергәнчә, мөселманнарның теология хезмәтләрендә бик күп мәсьәләләр турында сүз бара, әмма аларның барысы да көнкүрештә чагылыш тапмый. “Хәдистә бу күренешнең “мактауга лаек” булуы әйтелә. Әгәр хатын-кыз моны эшләргә уйлый икән – яхшы. Батырчылык итми икән, гөнаһы булмый, бу хупланмый да һәм тәнкыйтьләнми дә. Әмма бу күренеш бездә беркайчан да булмаган”, - ди Фәрит Сәлмән. Бездә дигәне Татарстан һәм бөтен Үзәк Россия мөселманнарына кагыла. “Галимнәрнең дини хезмәтләрендә – хәзергеләрендә дә, тарихиларында да – мондый проблема хәтта каралмый да”.

Фәрит Сәлмән безнең җәмгыять өчен бик үк аңлашылып бетми торган мондый мәсьәләләрнең сораулар тудыруы, бу теманы кат-кат күтәрергә кирәк түгеллеге, аның кызыклы булмавы, киң җәмәгатьчелек тарафыннан фикер алышуга чыгарга тиеш түгеллеген әйтә. “Моның өчен белгечләр өчен үткәрелә торган теология чаралары бар”, - ди ул.

2004 елда “Ансар” нәшрият йортында чыккан “Любовь и секс в Исламе: Сборник статей и фетв” китабы хатын-кызларны сөннәтләүнең Исламда хупланмау гына түгел, ким дигәндә, кирәкмәгән эш булуы турында яза. Хатын-кызны сөннәтләүгә кагылышлы бер генә хәдис булуын, әмма аның да сахих хәдисләрдән исәпләнмәве турында бәян итә. Ә күп галимнәр хатын-кызларны сөннәтләүнең мәҗбүрилеге турындагы хәдисләрне уйлап чыгарылган дип саный.

Пәйгамбәрнең сахих булмаган хәдисендә хатын-кызларга сайлау мөмкинлеге калдырыла кебек. Әмма нигә алайса кечкенә кызчыклар һәм хатын-кызлар бу процедурага мәҗбүр ителә? Интернеттагы сайтлар бу процедураның 4 төре бар, дип яза. Хәтта ки җенес органының бер өлешен алуга кадәр барып җиткәннәре дә бар. “Россия буенча хокук инициативасы” фонды Дагыстанның кеше аягы басмаган авылларында бу процедурага дучар булган хатын-кызларның зур җәрәхәтләр алуын әйтә. Хатын-кыз үзе теләп имгәнми бит инде, ә кечкенә кызчыклар турында сөйләшергә тел дә әйләнми. Аналар үз балаларын ни өчен бу хайвани процедурага дучар итә дигәндә, алар бу юл белән кызларының тәртипсез җенси тормыш белән яшәвеннән саклап калмакчы була. Планетада җенес органнары имгәтелгән 125 млн. хатын-кыз яши дип китерелә.

Бүгенге көндә кызларны сөннәтләү Мисырда, Суданда, Согуд Гарәбстанында, Көньяк Йәмәндә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бәхрәйндә, Оманда, Малайзиядә, Пакыстанда, Индонезиядә һәм Филиппинда киң таралган дип яза “Любовь и секс в Исламе: Сборник статей и фетв” китабы. Әмма бу процедура Иранда, Гыйракта, Алжирда, Ливиядә, Марокко һәм Туниста башкарылмый. Бу факт сөннәтләүнең нәкъ менә җирле гадәтләр белән бәйле булуы, Исламда каралган таләпләргә кагышы булмавы турында сөйли дә инде. Хатын-кызларны сөннәтләү Исламга кадәр булган кабиләләр арасында таралыш тапкан булган. Ислам аны турыдан-туры тыймаган. Шул ук вакытта динебездә “зыян салма” дигән катгый гыйбарәне истән чыгарырга ярамый. Аннан соң Аллаһы Тәгалә үзе яраткан әйберләргә үзгәреш кертүне тыя, зыян салмау турында әйтеп киттек инде.

Хатын-кызны сөннәтләү азгынлыкны тыямы, юкмы?

Сүз башы Исмәгыйль Бердыевның “барлык хатын-кызларны сөннәтләргә кирәк, азгынлык кимер иде” дигән фикереннән башланган иде бит. Кабат шул “Любовь и секс в Исламе: Сборник статей и фетв” китабына мөрәҗәгать итсәк, ул хатын-кызны сөннәтләргә кирәк дип, куәтләп торучыларның бу фикерне алга сөрүе турында яза. Әмма статистика бу фикерне кире кага. Мәсәлән, Каһирәдә тәннәрен сатып акча эшләүче 200 хатын-кыздан 170енең үз вакытында сөннәтләнүе (аның да әле авыр формасы) ачыкланган. Шулай итеп, әлеге процедура дин яктан да, мораль яктан да, медицина ягыннан да үз-үзен акламый икән. Күп кенә мөселман галимнәре бу практиканы бөтенләй юкка чыгарырга чакыра. Үз вакытында Мөхәммәд Хөсәен Фәдлулла, Юсуф әл-Кардави кебек дин әһелләре фәтвалар чыгара.

Мисырның Баш мөфтие Гали Гомаа, шулай ук күренекле галимнәр Мөхәммәд Сәйид Тантави һәм Юсуф әл-Кардави, аерым алганда, Исламда сөннәтләү бары тик ир-атлар өчен генә, ә хатын-кызларга бу практиканы кулланырга кирәк дигән бернинди дә күрсәтмә юк, дип хәбәр итәләр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турындагы язмаларда хатын-кызларны сөннәтләү турында бер генә мисал да китерелми. Мөхәммәд пәйгамбәр 4 кызының берсенә дә мондый операцияне ясамаган, диелә. Мөхәммәд Сәйид Тантави һәм Юсуф әл-Кардави шулай ук медицина белгечләре дә үз фикерен әйтергә тиеш дип белдерә. Мондый операциянең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында алар чыгарган нәтиҗә бу гамәлгә чик куяр иде, ди алар.

Сөннәтлиләр икән, җәзага тартырга?!

Соңгы вакыйгалар уңаеннан шуны билгеләп үтәргә кирәк: хатын-кызларны сөннәтләү мәсьәләсе дәүләтнеке булмаган төрле фондлар, халыкара хокук яклау оешмалар тарафыннан өйрәнелеп тора икән. 2006 елда Каһирәдә Target немец хокук яклау оешмасы дин әһелләре катнашында халыкара конференция оештыра. Алар Мисыр хөкүмәтен һәм башка Африка илләрен әлеге варварлык белән көрәшне көчәйтергә чакыра. Бу җыенда голәмәләр хатын-кызларны сөннәтләүне туктатырга һәм аны башкаручыларны җәзага тартырга кирәк дигән тәкъдим белән чыга.

Бу материалны әзерләгән арада РФ Дәүләт Думасына хатын-кызларны сөннәтләгән өчен биш елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгына тартуны күз алдында тоткан закон проекты кертелүе билгеле булды. Закон проектының авторы – “Бердәм Россия” партиясеннән сайланган Мария Максакова-Игенбергс.

Әлеге документта хатын-кызларны сөннәтләүгә “җенси билгегә карап, дискриминацияләүгә нигезләнгән гарипләндерү формасы” дип атама бирелә.

“Кагыйдә буларак, “хатын-кызны сөннәтләү” корбаннары - кече яшьтәге кызчыклар. Алар, кече яшьтә булулары сәбәпле, гариплеккә китерә торган процедурага каршы тора алмый. Моңа бәйле рәвештә, әлеге хәлгә юл куючы өлкәннәр эшләгән эшләре өчен үтә дә җаваплылык тоярга тиеш”, - диелә закон проектының аңлатма язуында.

Без алга таба да хатын-кызларны сөннәтләү белән бәйле вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз.

Язманы Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе