
Моңарчы Мәскәү шәһәре педагогика университеты ректоры Игорь Реморенко үзләренә экспертизага “Православие мәдәнияте” курсы проекты кертелүе турында хәбәр иткән иде.
Билгеле булганча, дин мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре дүртенче сыйныфта өйрәнелә. Ата-ана баласының нинди предмет өйрәнәчәген үзе хәл итә. Бүген көндә дөньяви этика, православие, дөньякүләм дини мәдәниятләр, ислам, буддизм һәм иудаизм модульләренең берсен сайлап алырга була.
"Коммерсант" хәбәр иткәнчә, Россиядәге башка 3 төп конфессия вәкилләре программа авторлары тәкъдим иткән идея белән килешмәгән. Әлеге идея “Россиядәге традицион рухи кыйммәтләрне, православие нигезендәге христианлыкның тарихи һәм мәдәни традицияләрен үзләштерү аша укучыларга әхлакый аң һәм үз-үзеңне тоту тәртибен” сеңдерү белән бәйле.
Буддистларның санжай-лама традицион сангхасының даими вәкиле Андрей Бальжиров фикеренчә, курс хупланган очракта, ул җәмгыятьнең бүлгәләнүенә китерәчәк.
Россиянең Яһүд дини оешмалары һәм берләшмәләре конгрессы вице-президенты раввин Зиновий Коган дини һәм мәдәни нигезләрне өйрәнү белән вәзгыятькә йогынты ясар өчен, башка традицион диннәргә дә уку программаларын эшләүдә һәм дәреслеклекләр язуда катнашырга кирәк дип саный.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов 2000 елларның икенче яртысында мәктәпләрдә дин укыту мәсьәләсе турында бәхәс “бөтен җәмгыять һәм дәүләт өчен бик авыр барды”. Әмма традицион диннәрнең рухи лидерлары һәм хакимиятләрнең тырышлыгы аркасында, әлеге вәзгыятьне җайлап җибәрү юллары табылды. Яңа программа проекты исә төрле диннәр арасында яңа бәхәскә юл ачарга мөмкин.