
Видеокүпердә спикерлар итеп Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбсары Рушан Аббясов (Мәскәү), Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин (Казан), Кырым мөфтие урынбсараы Әсәдуллах Баиров (Симферополь) чакырылган.
Мөселман берләшмәләре вәкилләрен мәгариф өлкәсендә нинди мәсьәләләр борчый. Россия кешеләре чит илләрдә укырга тиешме? Әллә үзебезнең илдәге ислам вузларына керү дә җитәме? Татарстанда Болгар ислам академиясе кайчан ачылачак? Анда кемнәр белем алачак, кемнәр укытачак? Бу мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә, - дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.