Үз илләрендә дәүләт алып барган эшнең Казанда коммерцияле булмаган оешма тарафыннан тормышка ашырылуы аларны аптырашта калдырды. Кунакларны шундый зур күләмдәге хезмәтнең нәрсә хисабына башкарылуы кызыксындырды. “Киң күңелле юмарт кешеләр” дигән сүзне ишеткәч, Малайзиядән килгән дин кардәшләребез елмаеп куйды. Тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләргә - компьютер нигезләрен, начар күрүчеләргә Коръән укырга ярдәм итә торган комплектларның бәяләрен ишеткәч, алар гаҗәпләнү тулы күзләре белән бер-берсенә карап куйды.
Туристлар Россиядә, Татарстанда нинди дин тотулары белән дә кызыксынды. Экскурсия йөртүче Рәфис хәзрәт Сәйфуллин Россиядә күпчелекнең христианнар булуын, Татарстанда ислам динен тотуларын әйтте.
Малайзия мөселманнары шулай ук катнаш никахлар коруга кагылышлы да сорау бирде. Хәзрәт аларга: “Без монда никах укыйбыз. Христиан динен тотучы кызы мөселман егетенә кияүгә чыга ала. Ә киресенчә булганда – юк”, - дип җавап бирде. Туристлар моны ишеткәч, башларын чайкап куйды.
Экскурсия тәмамлангач, кунаклар, фондка уңышлар теләп, бу игелекле эштә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләп дога кылды.
Римма Гатина.
Начар күрүчеләргә Коръән укырга ярдәм итә торган кабинетта.Данис Касыймов фотосурәте.
Компьютер бүлмәсендә. Данис Касыймов фотосурәте.
Йорт эшләре кабинетында. Данис Касыймов фотосурәте.
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Манаралар, айлы манаралар.
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.