Әлмәттәге Үзәк мәчет келәмнәрен Таҗикстаннан килгән дин кардәшләребез алмаштырды

Узган атнада Әлмәт үзәк мәчетенең ир-атлар намаз укый торган залына яңа келәмнәр җәелде. Мәчеткә бу бүләкне күп еллар элек Әлмәткә Таҗикстаннан килгән мөселман кардәшләребез ясады.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 06. Фото:dumrt.ru

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, келәмнәр мәчет ачылганнан бирле алыштырылмаган булган. Мәчет эшли башлаганга киләсе елда 20 ел тула. “Без инде күптәннән тузган келәмнәрне алыштырырга тели идек. Әмма ул бер дә очсыз тормый. Бу эшне башкарып чыгуны үз өстләренә алган таҗикларга рәхмәт яусын. Алар безнең мәчетебезгә йөриләр, күптәннән шәһәрдә яшиләр. Алар үзләре дә, Мәскәүдәге туганнары да мәчетебезгә файда итәргә телиләр”, - диде хәзрәт.

Намаз бүлмәсенең мәйданы - 700 квадрат метр, берюлы биредә 1200 дән артык кеше намаз укый ала.

“Келәмнәр ерактан кайтартылган. Алар бик сыйфатлы, күңелгә ятышлы яшел төстә. Аларны җәйгәч, мәчет бөтенләй башка төсмер алды, яңа келәмнәргә утырып намаз укыйсы килә. Бу гамәл - бик күп кешеләргә файда китерә торган хәйрия эшенең бик матур бер үрнәге. Ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһының әҗер-саваплары булсын!” - диде Фәһим хәзрәт. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе