
Өлкә мөселманнары тормышындагы әлеге зур вакыйга белән Россия мөфтиләре Советы рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән Россия мөфтиләре Советы рәистәше Мөкаддәс Бибарсов котлаган һәм бүләк тапшырды. Шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм легендар спортчы Владислав Третьяк та сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Зур рәхмәтемне Ульяновск өлкәсе Цильна районы башлыгы Рамазанов Хәнәфи Вәли улына җиткерәм”, - дип хәбәр итә бу хакта Мөкаддәс Бибарсов.