14 яшьлек 30 кадетның парашют белән беренче сикерүе. Шуңа күрә алар бер ай дәвамында махсус әзерлек курслары узды. Тәҗрибәле очучы яшь кадетларга үзенең киңәшләрен бирде, сорауларына җавап бирде һәм рухи яктан ярдәм күрсәтте.
Сүз уңаеннан, Тимур хәзрәт беренче тапкыр парашют белән 18 яшендә сикерә һәм үз мәктәбе янындагы җиргә төшә. "Укучылар миңа парошютны җыярга булышты", - дип исенә төшерде Тимур хәзрәт Ибраһимов.
Кадетларны “Яшь десантчы“ клубы җитәкчесе Тәлгат Камалиев һәм Танк училищесы җитәкчесенең рухи эшләр буенча ярдәмчесе Виталий атакай да җитәкләде. Киләчәктә оештыручылар мондый чараны барлык традицион конфессия вәкилләре катнашында уздырырга ниятли, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.