
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Югары Ослан районы Кызыл байрак авылы мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов белән очрашу узды.
Ул иртә язда бал кортларын тәрбияләү хакында сөйләде, киңәшләрен бирде.
Изге Коръәндә "Нәхл" сурәсенең 68-69 нчы аятьләрендә Аллаһы Тәгалә бал кортлары һәм аларның шифасы турында бәян итә.
68. Раббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!
69. Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итәгать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!" – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар.