Кукмара мөслимәләре Коръән дә укыды, токмач та кисте, кайнана белән килен арасын да көйләде (ФОТО)

Кукмара мәдрәсәсе шәкертләре, дини белем алудан тыш, төрле кызыклы мәдәни чаралар да оештыра. Шул чараларның берсе – хатын-кызлар төркемнәре арасында үткәрелеп килүче “Мөслимәләр бәйгесе”. Мондый бәйгеләр мәдрәсәдә ел саен үткәрелә, җөп санлы елларда ир-егетләр командалары үзара ярышса, так санлы елларда хатын-кызлар төркемнәре арасында бәйге үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 06. Фото:dumrt.ru

Ир-егет шәкертләр “Сәламләү” конкурсыннан тыш, гадәттә, Азан әйтү, Коръән уку, Вәгазь сөйләү, спорт ярышлары һ.б. шундый номинацияләрдә катнашса, “Мөслимәләр бәйгесенең” программасы үзгәрәк. Быел хөрмәтле туташ-ханымнарыбыз үзләрен “Таныш булыйк”, Коръән уку конкурсларында, “Остабикә” (чигү буенча ярыш), “Бишек җырын башкару”, “Тукмачбикә” номинациясендә (иң оста итеп токмач кисүче команда), “Килен белән каенана” дип аталган сәхнә күренешен кую бәйгесендә сынап караган.

2017 ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан күренекле татар дин галиме Галимҗан Баруди елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан бәйге программасына Г.Баруди шәхесенә, аның тормышына, эшчәнлегенә багышланган махсус бүлек тә кертелде: командалар галимгә багышланган сорауларга җавап бирделәр.

Бәйге ахырында катнашучылар һәм күпсанлы тамашачылар алдында Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина, район имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Казан кунаклары Фәния абыстай Җәләлиева һәм журналист Вәсилә ханым Рәхимовалар чыгыш ясап, конкурсның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте, дип хәбәр Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе