
Хәзрәт хәбәр иткәнчә, мәчеткә йөрүчеләр - татар телен белмәүчеләр һәм рус телле мөселманнар вәгазьне татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
“Коръәнгә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәтенә таянып, Кабан арты мәчете имамнары һәм мәхәллә советы карар кабул итте. Аның нигезендә Кабан арты мәчете имам-хатыйбы җомга намазы башланырга 10-15 минут кала, Кабан арты мәчетендә татар телен белмәүчеләр һәм рус телендә сөйләшүче мөселманнар өчен вәгазьнең рус телендәге тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк”, - дип яза Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәедҗәгъфәр Лотфуллин.
Билгеле булганча, 11 августта Татарстан имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укырга дигән карарны кабул итте. Римма Гатина.