
Тагын бер мәсьәлә бар – ул булса йөрәкләребезнең каткан булуы. Икенчесе – күз яшьләребезнең кибүе. Өченчесе – кылган гыйбадәтләребездән ләззәт алмавыбыз.
Бер галимнән: “Әй остаз! Әй галимебез! Намаз, Коръән укыганда һәм дога кылганда, ни өчен күзләребездән яшьләр чыкмый?" - дип сораганнар Галим аларга: ”Сезнең йөрәкләрегез таш кебек каткан. Чөнки сез күп гөнаһ кыласыз. Үлемне искә төшермисез. Ни өчен үлемне искә төшермисез? Чөнки сез дөньяны яратасыз. Ә дөньяны ярату бөтен начарлыкның анасы булып тора”, - дип җавап кайтарган.
Бер тапкыр Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеткә керә һәм кешеләрнең көлүләрен күрә. Шунда Пәйгамбәребез, ачуланып: “Әгәр сез үлемне искә төшерсәгез, мин белгәнне белсәгез, сез алай ук көлешмәгән булыр идегез. Чөнки һәркөнне кабер үзе хакында белгертә”, - дип әйткән.
Вәгазьнең дәвамын видеоны карап белә аласыз. Вәгазьне "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов сөйли.