
“Без бүген җомга вәгазен татар телендә сөйләү турындагы тәкъдимне уртага салып сөйләшергә уйлаган идек. Ә тәкъдимне имамнар бертавыштан күтәреп алдылар һәм тавыш бирделәр. Бу карар бүгеннән гамәлгә керә. Мәчетләребездә махсус татар теле дәресләре үткәреләчәк. Җомга вәгазьләре алдан басыла, шуңа күрә аны татарча сөйләргә әзерләнергә була. Җыелышыбызда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та катнашты. Ул да туган телебезне саклауда мәчетләребезнең, дин әһелләренең өлеше мөһим булуны билгеләп узды”, - диде мөфти.
Белгәнебезчә, нәзарәтнең кварталга бер чыгучы “Шура” дини альманахында алдагы 3 айда сөйләнәчәк җомга вәгазьләре урын ала, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.