22 апрельдә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә мөселман психологлары өчен чираттагы "түгәрәк өстәл" утырышы уза.
Очрашуда "Динилек һәм дини үзенчәлек: тышкы һәм эчке аспектлар", "Шәхеснең психологик тотрыклылык нигезе буларак - иман" темасына фикер алышу көтелә.
Спикерлар Ольга Павлова, Хәва Шәйдуллина, Ирек Мукиев булачак, дип хәбәр итәләр ресурс үзәгеннән.